Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
7 декабрь 2017, 18:41

Коррупцияга каршы көрәш

Һәр елны 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләнә. Бу көн Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан игълан ителә.

Һәр елны 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләнә. Бу көн Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан игълан ителә.
Коррупция күп төрле була: ришвәтчелек, җәмәгать кулланышы өчен тәгаенләнгән әйбер һәм хезмәтләргә законсыз рәвештә ия булу, таныш-белешлек буенча (эшкә кабул иткәндә гаилә әгъзаларына өстенлек бирү), дәүләт һәм муниципаль гамәлләр кылганда шәхси һәм гаилә файдасыннан чыгып эш итү.
Коррупциягә каршы тору – Русия Федерациясе прокуратурасы органнары эшчәнлегендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.
Быел шәһәрнең кайбер җитәкчеләре һәм муниципаль хезмәткәрләренең законда расланган коррупциягә каршы таләпләрне үтәмәгәнлеге ачыкланды: үзләре һәм тормыш иптәшләренең алган табышлары турында хисапны тиешенчә тапшырмаган, прокуратура тикшерүеннән соң гаеплеләр җавапка тарттырылды.
Элекке дәүләт һәм муниципаль оешмалар хезмәткәрләре булган кешеләрне законсыз рәвештә эшкә урнаштыру гадәте сакланып килә, шул сәбәпле РФ Административ хокук кодексының 19.29нчы маддәсе буенча 5 кеше административ җаваплылыкка тарттырылды.
Шулай ук прокуратура тарафыннан «Аякс-Регион» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесенең төсле металлар белән эш итүдә закон бозу очрагу буенча административ эш кузгатмаган өчен бүләк бирергә вәгъдә итүе ачыкланды, шул нигездә юридик зат РФ Административ хокук кодексының 19.28нче маддәсе буенча зур штрафка җәлеп ителде.
Прокуратура тарафыннан 2017 елда Октябрьский шәһәренең 30 оешмасында коррупцияга көрәш закончылыгы үтәлеше буенча тикшерүләр үтте, шуларның 14ендә «Коррупциягә каршы көрәш турында»гы федераль законда каралган таләпләрне җайга салырга күрсәтмә бирелде.
Шәһәр прокуратурасының актив эшчәнлеге аркасында муниципаль хокукый документларда һәм аларның проектларында муниципаль вазыйфалы затлар арасында коррупция күренеше үсешенә китерергә мөмкин булган 50дән ашу шартлар гамәлдән чыгарылды.
Агымдагы елда шәһәр прокуратурасының дәүләт гаепләүчесе тарафыннан коррупция юнәлешендәге 5 җинаять эше расланды, нәтиҗәдә ришвәт бирергә маташкан, хезмәт вазыйфаларыннан усал нияттә файдаланган гаепле затлар законда каралган җинаять җаваплылыгына тарттырылды.
Прокуратура эшчәнлегендә коррупциягә каршы көрәш өстенлекле юнәлешләрдән булды һәм булачак, эш бу юнәлештә дәвам итә.


М. Гәрәев, прокурорның өлкән ярдәмчесе.
Читайте нас: