Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
7 декабрь 2017, 18:07

Батырлыкка урын бар

Шәһәрнең эчке эшләр органнарында хезмәт куючы участковый Ленар Гәрәев батырлык үрнәге күрсәткән өчен билгеләнәчәк.

Шәһәрнең эчке эшләр органнарында хезмәт куючы участковый Ленар Гәрәев батырлык үрнәге күрсәткән өчен билгеләнәчәк.
Шушы көннәрдә Октябрьскийда яшәүче хатын-кыздан БР буенча эчке эшләр министры генерал-майор Роман Деев исеменә хат килгән. Анда участковый Ленар Гәрәевның батырлыгы хакында бәян ителгән.
Вакыйгалар июль аенда була. Яшь кыз күлдә су кергәндә, бата башлый. Бәхетенә, якында гына участковый була. Ул шунда ук ярдәмгә ташлана. 20 метр араны йөзеп үтеп, Ленар каза күрүчене яр буена алып чыга һәм беренче медицина ярдәме күрсәтә.
Республика эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, кеше гомерен коткарып калган шәһәрдәш бүләкләнүгә тәкъдим ителәчәк.

Читайте нас: