Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
14 ноябрь 2017, 13:34

«Бер сукмактан, бер эздән...»

10 ноябрьдә илебездә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләнә.

10 ноябрьдә илебездә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләнә.
Шәһәребезнең полиция бүлегендә гомерен халык иминлеген саклауга багышлаган кешеләр — инспекторлар, участковыйлар, оперативниклар, тикшерүчеләр һәм башкалар хезмәт итә. Бүген укучыларны шундыйларның берсе — Эльвира Фәнил кызы һәм Ранис Ирек улы Фазлетдиновлар гаиләсе белән таныштырмакчыбыз.
Эльвира белән Ранис тормышта да, хезмәттә дә гел бергә дияргә мөмкин. Икесе дә Октябрьскийда туган, үсеп буй җиткәч бер үк өлкәдәге һөнәрне сайлаган. Үзләре әйткәнчә, яраткан эшләре аларны таныштырган да, кавыштырган да. Бүген бу матур гаилә иңне-иңгә куеп, бер бүлектә хезмәт итә: берсе олылар белән эшләсә, икенчесе яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Сүзне үзләренә бирик.


— Эльвира, нигә нәкъ полиция хезмәтен сайладыгыз?
— Бу һөнәргә күңел кушуы буенча килдем. Мәктәптә укыганда ук полиция формасындагы кешеләргә сокланып карый идем, алар кебек кыю, тәвәккәл буласым, кешеләргә ярдәм итәсем килде. Шушы хыялны тормышка ашыруда тәүге адым — коммуналь-төзелеш техникумының юридик бүлегенә укырга керү булды. Аны тәмамлап, 2002 елда милициядә эшли башладым (ул чорда бүлек Губкин урамында урнашкан иде). Эшләү дәверендә читтән торып Башкорт дәүләт университетының юридик факультетында белем алдым. Бүгенге көндә полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эше буенча бүлеге инспекторы, капитан дәрәҗәсенә ирештем, гомум хезмәт стажым — 15 ел.

— Ранис, сезнең тарихны да ишетик.
— Заманча гуманитар академиясенең юридик бүлегендә укыдым. Армия хезмәтеннән соң киләчәгемне туган шәһәрем тынычлыгын саклау белән дәвам итәргә уйладым. Полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эше буенча бүлегенә килгәнче, инспектор булып эшләдем. Бүлектә инде инспектор, участковый вазыйфалары йөкләтелде (автордан: Ранис Ирек улы бүгенге көндә өлкән участковый, майор дәрәҗәсендә). Биредә эшләгәндә Эльвира белән таныштым. Килешле формадагы, җитди, таләпчән, шул ук вакытта бик сылу кыз игътибарны җәлеп итмичә калмады. Эльвираның холык-фигыле, үз-үзен тотышы, кешеләргә карашы да күңелгә ятышлы. Мөнәсәбәтләребез ярты ел күрешмичә тору сынавын да үтте. Эш шунда, 2009 елда мине Чечняга, Урус-Мартан шәһәренә командировкага җибәрделәр. Эльвира мине шушы хәвефле «сәфәр»дән көтеп алды. 2012 елда кавыштык, быел никахыбызга биш ел тулды.

— Эльвира, икегез дә полициядә эшләү гаилә тормышына комачауламыймы?
— Юк, хәтта киресенчә, бер-беребезне яхшырак аңларга булыша. Чөнки без бу хезмәтнең авырлыгын, никадәр җаваплы булуын беләбез. Шуңа күрә кирәксез сорау-шикләр белән бер-беребезне бимазаламыйбыз. Арабызда тулы аһәңлелек хөкем сөрә. Ранис дежурга чыгып киткәндә исән-сау кайтуын теләп озатып калам, мин хезмәттә чакта ул мине өебездә көтеп тора.

— Ранис, бүлектә эш ничек оештырылган?
— Һәр хезмәткәр үзенә беркетелгән административ участок буенча эшли. Минем карамакта — 25нче төбәк. Күпчелек очракларда имин булмаган, тавыш-гаугалы гаиләләр, эчкечелек, наркомания ише начар гадәтләргә дучар булган кешеләр белән эшләргә, тәртип һәм законны бозучыларга каршы көрәшергә туры килә.
Арытаба әңгәмәне Эльвира ханым белән дәвам итәбез.
— Мин 34нче төбәк һәм анда яшәүче 3 меңгә якын бала өчен җаваплы. Бүгенге көндә исәптә 30 имин булмаган гаилә, 25 бала тора. Шуны билгелисе килә: исәптә торучыларның һәммәсе дә авыр тормыш хәлендәгеләр димәс идем. Имин гаиләдә тәрбияләнгән үсмерләр күпчелектә исерткеч эчемлек куллану, тәртипсез кылану өчен исәпкә куела. Соңгы арада тагын бер хәвефле күренеш таралды: балалар үзара бәхәсләшеп, кибеттән әйбер урлыйлар. Ата-аналар куркыныч җинаятьләрнең башы шундый беренче карашка артык җитди булмаган гамәлләрдән башлануын онытмасын иде. Мондый күренешләргә чик кую максатыннан бүлектә күп эш башкарыла. Гаиләләр буенча йөреп, аңлату эше алып барабыз, уку йортларында очрашулар үткәрәбез. Бу эштә укытучылар, әти-әниләрнең теләктәшлеге зур әһәмияткә ия.

— Хезмәттә уңай нәтиҗәләргә ирешү нинди хис-тойгылар уята?
— Безнең эш нәкъ шул уңай нәтиҗәләргә ирешүне күзаллый да инде. Балалар иминлеген саклау, яклау төп бурычыбыз булып тора. Шәхсән үземә килгәндә, исәптә торган үсмер минем ярдәм аша туры юлга басса, бу — хезмәтемнең иң югары бәясе. Мондый очракларда кешеләргә файда китерә алуым өчен күңелне чиксез шатлык хисләре биләп ала.

— Полицейскийларга яхшы физик торышта булу мөһимдер?
— Әлбәттә, чөнки күпчелектә хәвефле төркемдәгеләр белән эшләргә туры килә. Бу һәрвакыт яхшы әзерлектә булуны таләп итә. Шуңа күрә даими спорт белән шөгыльләнәбез, тренажерларда күнекмәләр ясыйбыз, велосипедта йөрибез. Шәхси корал белән дә югары осталыкта кулланырга өйрәндек. Чөнки ул — хезмәтебезнең аерылгысыз өлеше.

— Әти-әниләрегез шушы һөнәрне сайлауга ничек карый?
— Һәр ата-ана кебек алар да безнең өчен борчылмыйча калмыйдыр. Әмма бүген ирешкән нәтиҗәләребезне күреп, ихлас куаналар, горурланалар.
Әйткәндәй, Фазлетдиновлар гаиләсенең хезмәт уңышлары күпчелек мактау билгеләрендә чагылыш таба: Ранисның 20гә якын медале бар («Батырлык өчен», «Кавказдагы хезмәт өчен» һ. б.), бихисап грамота, Рәхмәт хатлары алган. Эльвира хезмәт бурычларын намуслы үтәгәне, яхшы нәтиҗәләргә ирешүе өчен РФ эчке эшләр министрлыгының Мактау кәгазьләре белән билгеләнгән.

— Эшегездә кемнән үрнәк аласыз?
— Балигъ булмаганнар эше буенча бүлек начальнигы, подполковник — Елена Михайловна Липовецкая. Ул безнең өчен таләпчән остаз, тәҗрибәле белгеч тә, кешелекле, ихлас күңелле киңәшче дә. Аның янында үзеңне яңгыр-җилләр тимәслек «таш дивар артында» гыдай хис итәсең. Гомумән, нәфис затлардан гына торган коллективыбыз бик дус-тату, бер-беребезгә гел ярдәмләшеп яшибез.
Эльвира ханымның хезмәттәше Алия Батыргәрәева да фикерләрен ишеттерде:
— Фазлетдиновлар гаиләсен барыбыз да ихтирам итәбез. Эльвира белән без 2000 елдан таныш. Бергә техникумда укыдык, аннан шушы бүлеккә эшкә урнаштык. Бүген дә бер бүлмәдә утырабыз. Эльвираның ягымлы, ихлас булуы, шул ук вакытта хезмәтенә бик таләпчән, җаваплы каравы ошый.
Кешеләрнең барысы да тигез хокуклы, законнар да һәркем өчен бер үк. Бүлектә хезмәт куючыларга бер генә мөрәҗәгатьне, бер генә шалтыратуны да игътибарсыз калдырырга ярамый. Шуңа күрә участковыйлар, инспекторлар тәүлек әйләнәсенә элемтәдә тора. «Халык сиңа ышаныч белдерә икән, аны аклау зарур. Чөнки ышанычны югалтсаң — хезмәтнең нәтиҗәсе дә булмаячак», — ди алар. Полициядә хезмәт куючы якташларга җаваплы эшләрендә тик уңышлар гына телисе килә!
Читайте нас: