Чарада халык мәшгульлеге һәм «Минем бизнес» үзәкләре вәкилләре чыгыш тотты. Алар СВОда катнашкан ир-егетләрне хуплауны үз эченә алган проектлар һәм программалар турында мәгълүмат җиткерде. Үз бизнесын башларга уйлаган хәрбиләргә бизнес-план төзүдә ярдәм күрсәтеләчәге әйтелде.
Клуб утырышында катнашучыларны Октябрьскийда эшкә урнашу белән бәйле вәзгыять барыннан да бигрәк борчый. Берничә урынга резюме җибәреп тә җавап алалмаучылар бар булып чыкты арада. Элеккеге хәрби хезмәткәрләр, бүгенге көндә төрле сәбәпләр, беренче чиратта инвалидлык буенча комиссовать ителгән шәһәрдәшләр әлеге кискен мәсьәләне чишүдә мәшгульлек үзәген җитди чаралар күрергә чакырды.
Хәзерге вакытта, халык мәшгульлеге үзәге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ксения Старшинова сүзләренә караганда, эш эзләүчеләр исемлегендә тугыз махсус хәрби операциядә катнашучы тора. Шулар арасында бүгеннән эшкә керешергә әзер булган бер-ике кеше бар. Калганнарны хезмәткә түләү һәм эш шартлары канәгатьләндерми...
Илмира ГАЛИЕВА.