Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
28 гыйнвар , 11:20

Без якламасак,кем яклар?

Шәһәр үзәк китапханәсендә ялга кайткан Була позывнойлы махсус хәрби операция сугышчысы белән очрашу узды

Без якламасак,кем яклар?
Без якламасак,кем яклар?

Махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир‑егетләр илебез сагына басты. Алар бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үти. Кыска вакытлы ялларында яшь буын вәкилләре белән очрашырга да вакыт таба.

Була махсус хәрби операция башлану тарихын искә алды. Шәһәрдәшебез мобилизация кысаларында хәрби бурычны үтәргә чакырыла. Күп тә үтми ул билгеле сәбәпләр аркасында кире әйләнеп кайта. Әмма өйдә озак тормый. Оборона министрлыгы белән килешү төзеп, кабат СВОга юллана. Әлбәттә, якыннары өчен авыр булса да, аның бу карарын гаиләсе аңлап кабул итә. «Иптәш‑дусларым яуда булганда, өйдә тыныч кына ята алмадым. Алар белән бергә буласы килде. Без илебезне, балаларыбызны якламасак, кем яклар?!» - диде яугир.

Хәзерге вакытта Була Запорожье юнәлешендә Ватаныбызны саклый. Чарага килгән үсмерләрне физик әзерлекле булырга, үзләрен мәктәп елларыннан ук армия хезмәтенә әзерләргә чакырды.
- Һәр ир‑егеткә армиядә хезмәт итү, бу чыныгу мәктәбен үтү мөһим. Хәрби хезмәт шартларында тормышның, якыннарың­ның кадерен ныграк аңлый башлыйсың. Үз күзәтү­ләремнән чыгып әйтәм, СВОда солдат каешын бумаган егетләргә баштагы вакытларда бик кыен булды, тиз арада корал белән эш итәргә өйрәнергә туры килде. Мәктәп чорыннан башлангыч хәрби күнекмәләр үзләштерү, физик яктан әзерлекле булу яхшы. Безнең шәһәрдә патриотик клублар бар. Мәсәлән, элеккеге 16нчы мәктәп бинасында урнашкан Юнармия йортында хәрби әзер­лек дәресләре алып барыла. Малайлар шундый үзәк­ләргә йөрсеннәр иде, - дип билгеләде ул. 

Яугирнең чыгышыннан соң укучылар сораулар бирде. Балаларны хәрбиләрнең яшәү шарт­лары, бер‑берсенә ничек ярдәм итүләре, буш вакытларын ничек үткәрүләре, туган якны һәм якыннарын сагыну авырлыкларын ничек җиңүләре, җирле халык белән мөнәсәбәтләре кызыксындырды. Була, чын хәрбигә хас булганча, аларның барысына җитди һәм төгәл җавап бирде. Кайнар ноктада якташларның ярдәме бик мөһим булуын әйтте.
- Махсус хәрби операция биләмәсенә гуманитар ярдәм даими килеп тора. Тылдагыларның булышлыгын тою көч бирә, рухыбызны күтәрә. Балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, мәктәп укучылары җибәр­гән хатлар, рәсемнәр, эшлән­мәләр бик күп җыелды. Алар­ны блиндажларда элеп­ куябыз. Әлеге хатлар­ күңе­лебезне яктырта, туган­ як җылысын тойгандай­ булабыз, - дип рәхмәтен җит­керде хәрби.
2026 ел республикада Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителде. Була очрашуга якыннары ‑ тормыш иптәше һәм ике баласы белән килгән иде. Алар бердәм һәм мәхәббәтле гаилә үрнәге. Ир‑ат туган илне саклаганда өйдә аның гаиләсе тизрәк җиңү белән кайтуын көтә.

Очрашуга чакырылган Николай Миронов «Руслар белән сугышмагыз» җырын башкарды. Николай Иванович балаларга СВОда аның улы да сугышканын әйтте.

Чара ахырында яугир балаларга үзенең үгет‑нәсый­хәтләрен бирде: «Тырышып укыгыз, әти‑әниләрегез, укытучыларыгызны тың­лагыз. Бигрәк тә социаль­ челтәрләрдә сак булыгыз. Дошманнар алар аша үсмер­ләрне, акча эшләү тәкъдиме белән, төрле әшәкелек­ләр кылырга чакыра. Мондый провокацияләргә бирелмәгез, акыллы булыгыз. Һәм, әлбәт­тә, барыбызга да тыныч күк йөзе, иминлек телим».
Әлеге очрашуларның яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә әһәмияте зур. Балалар, чын геройларның янәшәдә яшәвен күреп, алардан үрнәк алып, батырлык, илебезгә мәхәббәт кебек сыйфатларны күңелләренә сеңдереп үсәргә тиеш.

Җыелучылар кыю йөрәкле якташыбызга рәхмәтләрен җиткереп, аның белән фотога төште. Киләчәктә тагын да шулай очрашырга сүз куешты алар.
Тиздән яугиребез кабаттан юлга кузгалырга җыена. Аңа җиңү белән исән‑имин туган ягына кайтуын теләп калабыз.

Октябрьскийда контракт төзү мәсьәләләре буенча хәрби комиссариатта консультация бирәчәкләр (пр. Ленин, 49) яки 4-19-45 телефоны буенча (военкомат көн саен эшли), шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча шәһәр штабында: 8-937-856-98-80 мәгълүмат алырга мөмкин.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА.

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас