Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
16 декабрь 2025, 21:01

Егетләргә — Яңа ел бүләге

Бүген Октябрьский тасманың аръягына 24нче гуманитар конвойны озатты.

Егетләргә — Яңа ел бүләге
Егетләргә — Яңа ел бүләге

Шәһәрнең Яшьләр сараенда урнашкан М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабында хәзерлек алдан ук башланды. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга Яңа ел һәм Раштуа алдыннан, туган як һәм гаилә җылысын кушып, матди ярдәм туплап озатуда һәркем катнаша алды.

Гуманитар конвой составында - йөрү сәләте югары булган автомобильләр, металл, челтәр-рабица, элемтә өчен кыр кабельләре, генераторлар, маскировка челтәрләре, көпчәкләр һәм башка бик күп кирәк-ярак.

- Хәрбиләрнең гозере буенча барлык кирәкле әйберләр дә тупланды. Бигрәк тә штурм отрядлары автомашиналар сораган иде. Яңа ел алдыннан көн кадагында торган барлык сорауларны да уңай чишә алуыбызга күңел аеруча шатлана. Без бүген солдатларның әниләре, хатыннары, балалары әзерләгән 350дән артык шәхси посылка гына алып китәбез, - дип хәбәр итте М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы җитәкчесе Рөстәм Абдулкаюмов.

Шәһәр предприятиеләре, оешмалар, шәхси эшкуарлар һәм халыкның уртак көче белән якынча дүрт миллион сумлык гуманитар ярдәм тупланган.

Солдатларыбызның авыр тормышын аз гына булса да җиңеләйтү, аларга рәхмәтебезне белдерү - тыныч тормышта яшәүче һәркемнең бурычы.

Ильмира ГАЛИЕВА.

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас