Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
10 декабрь 2025, 12:01

Укучылар солдатларга хат яза

Октябрьский мәктәпләрендә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз», «Без бергә», «Солдатка хат» акцияләре дәвам итә.  

Укучылар солдатларга хат яза
Укучылар солдатларга хат яза

20нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары МХО сугышчыларына хатлар язды һәм аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Балалар аларның хатлары алгы сызыкта иминлегебез, тынычлыгыбызны саклаучыларның күңелен җылытыр, дип ышаналар.

Бу матур традиция — мәктәп чарасы гына түгел, ул буыннарны бәйли торган тере җеп, чын патриотлык дәресе.

Балаларда батырлыкка хөрмәт тәрбияләүдә ярдәм иткән педагогларга һәм ата-аналарга зур рәхмәт. Сугышчыларыбызга укучыларның хатлары көч һәм җиңүгә ышаныч өстәсен.

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:
Читайте нас