Закон проекты МХО биләмәсеннән кайткан хәрби хезмәткәрләрне эшкә урнаштыруга булышлык итүгә юнәлтелә. Республика Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, 100дән артык хезмәткәре булган эш бирүчеләр МХОда катнашучыларны эшкә алсын өчен квота билгеләнә. Квота коллективның уртача исемлек саныннан 1% тәшкил итә. Эш бирүче хәрби хезмәткәрләрне турыдан-туры, шулай ук мәшгульлек хезмәте органнары юлламасы буенча эшкә кабул итә ала.
Парламент спикеры фикеренчә, Ватанны саклаучылар өчен эш урыннарына квота бүлү — социаль гаделлек мәсьәләсе генә түгел, ә ветераннарны гражданнар тормышына җәлеп итү ысулы да. Кайбер төбәкләрдә шундый тәҗрибә кертелгән.
Башкортстанда квоталар ярдәмендә 1100гә якын эш бирүче хәрби хезмәткәрләр өчен биш меңнән артык эш урыны булдыра ала.
Депутатлар бу законны декабрьдә көзге сессиянең йомгаклау утырышында кабул итәргә ниятли.
Фото: «Башинформ»