Алар «Чулпан» кафесына Төрекмән территориаль иҗтимагый үзидарә советы оештырган «Вакыт белән эңгәмә» очрашуына чакырылды. Кафе директоры Миңнегалия Садриева кунакларны тәмле ризыклар белән сыйлады. «Игелек копилкасы» ярдәмендә очрашуда катнашучыларга чәчәкләр бүләк иттеләр һәм тәм‑томнар өләштеләр.
Якынлашып килүче бәйрәм белән хатын‑кызларны шәһәр Советы депутаты Максим Дементьев котлады, һәркайсына татлы бүләк тапшырды. Котлаулар белән шулай ук Төрекмән ветераннар советы рәисе Фәнур Бәшәров һәм ТИҮ советы әгъзасы Айрат Гобәйдуллин да мөрәҗәгать итте. Ә микрорайонның ТИҮ советы рәисе Наилә Зиннәтова хәрбиләрнең әниләре һәм хатыннары өчен Эдуард Асадов, Дмитрий Мережковский һәм Рәсүл Гамзатов шигырьләрен укыды.
— Очрашу өйдәгечә, җылы узды. Шигырь тыңлаганда күпләр күз яшьләрен тыя алмады. Бу кичне хатын‑кызлар аралашты, мөһим темалар турында фикер алышты, — дип хәбәр итте Наилә Галиәскар кызы.
Төрекмән ТИҮ советы илне саклаучыларның гаиләләре өчен мондый чараларны махсус операция башланганнан бирле оештыра.