Барлык яңалыклар

Тасма артына — 800 посылка

Шәһәрлеләр махсус операция сугышчылары өчен 21нче гуманитар йөкне җыйдылар. Октябрьскийдан яклаучыларга 800гә якын посылка һәм өч автомобиль — УАЗ «Пикап» һәм ике «Нива» китте

Тасма артына —  800 посылка
Тасма артына — 800 посылка

Яшьләр сараеннан кораллы низаг зонасына юл тоткан машиналарга исемле посылкалар, техника, мичләр, канистр­лар һәм маскировка челтәрләре урнаштырылды.
Гуманитар конвой составында сугышчыларга РЭБ чаралары һәм БПЛА детекторлары озатылды.
Сугышчыларга хатлар, талисманнар белән посылкаларны шәһәр мәктәпләре һәм балалар бакчалары тапшырды.
Уфа‑Табын аерым казак җәмгыяте Октябрьскийдан киткән хәрби хезмәткәрләр өчен кыр операция өстәле җибәрде.

— Казаклар кыр операция өстәле сатып алдылар һәм аны безнең мобилизацияләнгән егет­ләргә бирергә булдылар. Махсус операция зонасында эшләүче табиблар моның бик кирәкле әйбер булуын хәбәр иттеләр. Күпләр бәйләү материалларын тапшыра, ә мондый эре һәм кирәкле әйберләрне табуы кыенрак, — дип сөйләде Уфа‑Табын аерым казак җәмгыяте атаманы, подъесаул Максим Дементьев.

— Минем олы улым махсус операция зонасында хезмәт итә. Көн саен борчыласың, дога кыласың. Күп кенә мәхәллә кешеләре хәзер гыйбадәтханәләргә кием‑салым, дарулар китерә, окоп шәмнәре ясый. Кемдер оекбаш бәйли, кемдер челтәр үрә. Без аларны җыябыз һәм төрле юллар белән махсус операция зонасына илтәбез, — дип хәбәр итте дин әһеле.
Р.S. Октябрьский халкы ярдәме белән җыелган 21нче гуманитар конвой — һәрбер посылка, һәрбер әйбер, һәрбер хат СВО зонасына уңышлы барып җитте. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз! Җиңү һичшиксез безнең кулда булачак!

Җиңү армиясенә кушыл!

Октябрьскийда контракт буенча хәрби хезмәт турында мәгълүматны түбәндәге адреслар буенча алырга мөмкин:
  хәрби комиссариат (Ленин пр., 49) — эш көннәрендә 4‑19‑45, 8‑963‑ 905‑59‑82 телефоннары буенча;
  Шашин ур., 2 йорт адресы буенча Милли мәдәниятләр үзәгендә урнашкан шәһәр штабы;
  Альбирт Шәйморатов — 8‑937‑856‑98‑80, Рөстәм Габделкаюмов — 8‑927‑966‑14‑44;
  ситуация үзәге — 8 (347) 218‑19‑19 һәм 122 (кәрәзле телефоннан);
  контракт буенча хәрби хезмәткә керү мәсьәләләре буенча бердәм белешмә‑мәгълүмат хезмәте номеры буенча — 117;
  «Минем документлар» МФЦ офисы.

Валерия Старицина

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: