+2 °С
Болытлы
Артист чакырулы сугышчы 2022 елдан алып кораллы низаг зонасында хәрби бурычларын үти. Тирә‑якта тынлык урнашкан минутларда шигырьләр һәм җырлар иҗат итә.
Соңгы ярты елда якташыбыз 35нче гомумхәрби армиянең «Вестник Новой Истории» фронт армия газетасының штаттан тыш хәбәрчесе булып тора. Репортажларында ул каһарман сугышчылар — көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куючы солдатлар һәм офицерлар турында сөйли.
Хәрби хезмәткәргә СВО вакыйгаларын яктырткан өчен бүләкне гаскәр группировкасы командующиеның урынбасары генерал‑лейтенант Роман Греков шәхсән үзе тапшырган.