Туган як
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

«Шок хәлендә булдым...»

Шул рәвешле бүлеште үз халәте белән таныш ханым. Ни хакында сүз барганын аңлагансыздыр дип уйлыйм. Казан мәктәбендәге коточкыч фаҗига турында...Күңелләрне тетрәткән афәт һичкемне битараф калдырмагандыр, мөгаен. Кан, күз яшьләре коелган көн. Бар дөньяны кара сөрем каплаган сыман. Ышанырлык түгел. Әмма ләкин ышанырга туры килә... Нилектән, ни сәбәпле килеп чыкты бу һәлакәт?! Киләчәктә андый хәлләр кабатланмасмы? Аларны кисәтү чаралары табылырмы? Кемнең генә башыннан йөгереп үтмәде икән әлеге хәвефле уйлар! Якташларыбыз белән фикер алышабыз. Форсаттан файдаланып, әңгәмәдәшләремә зур рәхмәт белдерәсем килә. Бер генә кеше дә сөйләшүдән баш тартмады, ихластан, ачыктан-ачык үз кичерешләре, уй-фикерләре белән уртаклашты...

Рәзилә:

— Ни әйтергә дә белгән юк. «Ватсап» аша җиткерделәр миңа ул коточкыч хәбәрне. Башта аңламый тордым хәтта, аптырап калдым. Аннан инде... гел шок хәлендә булдым. Куркыныч. Яшәргә куркыныч. Киләчәктә ни көтәсен белмисең. Элек андый хәл юк иде бит. Тыныч күңел белән яши идек. Яшереп тормыйм — хәзер иртәгәсе көнгә ышаныч, өмет бетеп бара. Башка сыймаслык хәлләр. Оныклар өчен борчылам. Өйдә бикләп тотып булмый ла бәләкәчләрне... Хөкүмәт җитди эш алып барырга тиеш, минемчә. Экономиканы тергезергә, хәвефсезлек чараларын көчәйтергә. Балаларны тәрбияләргә, кечкенәдән ныклап эшкә өйрәтергә. Күп бәла шул ялкаулыктан, эшсезлектән килеп чыга. Гел Интернетта утыра бит яшьләр хәзер...

Гөлнара:

— Бөтен кеше өчен дә куркыныч хәл бу. Чын мәгънәсендә трагедия. Ышанасы килми. Акылга сыймый — барча мөселманнар өчен изге көннәрдә коточкыч үтереш... Сабыйлар үлеме — олы хәсрәт. Балалыктан яңа чыгып килгән яшь кешенең кансызлык кылуы — үзе бер кайгы...

Юрий:

— Психотерапия белгече буларак, шуны билгеләр идем: шик юк, бу кеше психик яктан сәламәт түгел. Ә инде акылы саумы-түгелме икәнлеген стационарда ачыкларлар. Кызганычка каршы, мондый очраклар кабатланачак, дигән хәвеф бар. Чөнки психик тайпылыш чигендәге затларны күзәтү һәм ачыклау тиешле дәрәҗәгә куелмаган.

Рифкать:

— Яшьләр белән эшне көчәйтергә кирәк, дигән фикердәмен. Ата-аналар балаларына мөмкин кадәр игътибарлырак булса иде. Мәктәптә дә тәрбия эшен киң җәелдерү кирәк. Аннан башка булмый. Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен олы кайгыларны кичерүчеләргә...

Галинур:

— Төрлечә уйлап карыйм. Минемчә, ул егетне вакытында бик нык кыерсытканнар, кимсеткәннәр. Дөрес аңлагыз, мин аны акларга җыенмыйм. Адәм баласына башкалар гомерен өзүгә һичнинди хокук бирелмәгән. Ә монда бит — бер гаепсез сабыйлар! Тик шулай да дөреслектән качып булмый. Ул бәндә бөтенләй ялгыз калган. Әти-әнисе, укытучылар, яшьтәшләре белән уртак тел тапмаган. Шуңа да тора-бара тайгак юлга баскандыр бәлки. Нигә шулай димме? Чөнки үзем дә ике малай атасымын. Яшерен-батырын түгел, төрле чаклар булды. Мәктәп бусагасын аз тапамадым, бер арада улларымның классташлары, укытучылар белән еш әңгәмәләшергә туры килде... Балаң кәефсезләнеп йөри икән, димәк, моңа җитди сәбәп бар! Җайлап кына сөйләшә, аңлаша торгач, ачыклана барсы да. Армия сафларында да булдык заманында, беләбез. Кайбер адәм актыкларының интектерүләренә, кимсетүләргә чыдый алмыйча, башын алып качкан егетләр булмады түгел... Кемдер ахыргача түзә, кайсыдыр үч алырга ниятли. Игътибар, ныклы терәк, хуплау-аңлау кирәк кешегә. Авыр чакта — бигрәк тә. Саклану чараларына килгәндә. Баштагы мәлләрдә төрле тикшерүләр, кисәтүләр күп булыр, билгеле. Иң мөһиме — язуда гына калмасын иде күрсәтмәләр...

Ләйлә:

— Әхлаксызлыкның соңгы чигенә җиттек бугай... Яшьләрне Интернет «тәрбияли» бүгенге чорда. Нәрсә эшләргә соң мондый очракта? Тәрбия төшенчәсен кайтарырга, балаларны патриотик рухта үстерергә, әлбәттә! Гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә, башка оешмаларда — бөтен җәмгыятьтә патриотик рух хөкем сөрергә тиешле! Матур сүзләр түгел бу, замана таләбе. Ашыгыч чаралар күрергә кирәк, әлегә соң түгел. Сабый күңеле — ак кәгазь, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Төп бурыч — туган илгә сөю, тарихка хөрмәтле мөнәсәбәт тәрбияләү! Аннан ары аеруча вәхшилек кылган җинаятьчеләргә каты җәза бирүне дә уйласыннар иде. «За хорошее поведение» дип, вакытыннан алда иреккә чыгармасыннар...

Дамир:

— Мин үзем байтак еллар мәктәптә эшлим. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә махсус хәзерлекле сакчылар таләп ителә, дип исәплим. Вахтада утыручы ни майтара ала?! Коралланган бәндә кисәк бәреп керсен әле. Ничек каршы тормак кирәк! Һичшиксез, дәүләт күләмендә башкарылырга тиешле мәсьәлә бу... Сабыйлар, ата-аналар, укытучылар бигрәк кызганыч. Кодалар күршесендә яшәгәннәрнең туганнары да кичерә бу ачы хәсрәтне. Шактый еллар зарыгып көтеп алган кызчыклары һәлак булган ул мәшхәрдә... Сабырлык-түземлекләр бирсен Ходай бу авыр көннәрдә.

Зинира:

— Коточкыч. Тормышның үзенә карата җинаять кылу. Бөек Җиңү бәйрәмен тантана иткән көннәрдән соң бит әле. Ата-бабалар рухын бөтенләй санга сукмау, дигән сүз бу. Бичара ата-аналар хәлен күзаллау да куркыныч. Яртылаш үлгәннәрдер инде бахырлар...

Гомәр:

— Проблемалар бихисап бүгенге көндә, уйлый китсәң. Культура дигәннәре югалып бара. Телевизорны ач кына — үтереш, җинаять, көчләү; әллә ниткән, тузга язмаган чит ил мультиклары. Интернет турында әйткән дә юк. Нинди генә әшәкелеккә өйрәтмиләр анда! Яшьләр бит бөтенесен дә үзләштерә, сеңдерә бара. Контроль дигән нәрсә кирәк. Мәҗбүри рәвештә. Телевидениегә дә, Интернет челтәрләренә дә. Аннан ары — корал сатуны чикләү. Уку йортларында даими психолог ярдәме булдыру. Баладагы, үсмердәге тайпылышларны вакытында ачыклау. Тагын да кешеләрдәге битарафлык белән көрәшү. Корал күтәргән бәндә көпә-көндез иркенләп урамда йөрсен әле. Кем әйтмешли, «фильм ужасов»! Туктатучы, ичмасам, полициягә шалтыратучы да табылмаган, диләр. Шул дәрәҗәдә битарафка әйләндек микәнни. Кешеләр, кайда барабыз соң без?! Упкынга тәгәрибез бит һаман шулай дәвам итсә. Акылга килергә вакыт түгелме?

... Дөресен бәянли Гомәр исемле замандашыбыз. Чыннан да, акылга килергә вакыттыр Кешелек дөньясына. Үзкыйммәтләребезне кайтарырга. Матдидән бигрәк, рухи дөньябызны кайгыртырга. Һәм, әлбәттә, бердәм булырга. Иңгә-иң, кулга-кул, дигәндәй. Совет чорында әхлакый тәрбия алганнар җитәрлек ич арабызда. Өметсезлеккә бирелмик. Дошманнарны куандырмыйк. Бөек держава исемен горур йөрткән ил кызлары-уллары бит әле без. Онытмыйк шул хакта!

Читайте нас: