Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ураза гаете мөбарәк булсын!-2

4 июньдә бар мөселман дөньясы Ураза бәйрәмен билгеләде

Гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае — изге Рамазан тәмамланды. Ул теләгән һәркемгә дин юлына басарга, рухи яктан үсәргә мөмкинлек бирде.
Ай дәвамында бар мөселман халкы ураза тотты, тәравих намазлары укыды, изге гамәлләр кылып, күңелләренә тынычлык алды. «Ураза тотучы мөселман бәндәнең ике шатлыгы бар: беренчесе — ифтар кылганда, икенчесе — Аллаһ каршысына кайткач, уразасының сәвабына», — дигән Мөхәммәд пәйгамбәребез.
Тәннәрен пакьләп, күркәм киемнәр киеп, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешер өчен мөхтәрәм дин кардәшләр гает намазына мәдрәсә-мәчетләргә җыелды. «Нурул-Ислам» мәдрәсәсенә, һәр елдагыча, халык бик күп килгән иде: ир-атлар, хатын-кызлар белән бергә төрле яшьтәге балаларның булуы бигрәк тә сөендерде. Димәк, халкыбыз иман юлыннан атлый, тәүбәгә килә, киләсе буынга дин тәрбиясе бирергә тырыша. Шунысын да әйтергә кирәк, мәдрәсәдә ураза дәвамында көн саен 100 кешелек ифтар мәҗлесләре уздырылды, аннан да ашу мө- эмин-мөселманнар тәравих намазларына җыелды.
Бәйрәмне ачып, имам-ахунд Мәүлемҗан Сибгатуллин җыелучыларны, аларның гаиләләрен Үзәк Диния нәзарәте һәм аңа караган ике меңгә якын мәхәлләләр исеменнән Ураза гаете белән котлады.
— Изге Рамазан ае узып та китте. Ул безгә ризыкның, суның кадерен белергә, начар гадәтләрдән арынып, нәфесләребезне тыеп, изгелекләр кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде. Игелекле гамәлләребезне, Аллаһ Раббыбызга шөкер итүләребезне изге ай тәмамлангач та дәвам итсәк иде, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән саклансак иде. Янәшәбездә ярдәмгә, кайгыртуга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмыйк, аларга игътибарыбызны җәлләмик, якыннарыбызга, туганнарыбызга да киң күңеллелек, олы хөрмәт күрсәтик. Тоткан уразаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз, үткәргән ифтарларыбызны Аллаһы Тәгалә кабул кылып, илебезгә иминлек, гаиләләргә бәрәкәт, балаларга тәүфыйк бирсен иде, — диде ул вәгазендә.
Хәзрәтнең вәгазеннән соң бергәләп Гает намазы укылды. Бәйрәм намазына басучылар арасында төрле милләт вәкилләре булуы аеруча күркәм күренеш. Бүгенге көндә илебездә күп милләтләр дус-тату гомер итә. Ислам дине барча халыкларны бертигез күрергә чакыра һәм, шул рәвешле, милләтләрне берләштерә.
Бәйрәмгә килгән шәһәрдәшләр белән әңгәмәләшеп алдык. 91 яшьлек Мөдәрис абый әле дә ураза тота, биш намазын калдырмый.
— Вакыты җиткәч, Аллаһы Тәгалә адәм баласын дингә үзе китерәдер, 60 яшемдә ул вакытта Төрекмән авылының иске мәчетенә килдем. Беренче дини гыйлемне шунда алдым. Арытаба мәдрәсәгә йөреп, гарәп хәрефләрен, Коръән укырга өйрәндем, әкренләп ураза да тота башладым. Ураза тотудан курыкмаска кирәк. Аның беренче көне генә авыррак, ә аннан соң үзеннән-үзе җиңеләя, уразага кереп киткәнеңне сизми дә каласың. Аллаһка шөкер, быелгысы да әйбәт кенә үтеп китте, — ди ул.
Чираттагы әңгәмәдәшем Мөхсилә апа:
— Рамазан аен шатланып, сөенеп көтеп алам. Ун еллап инде ураза тотам. Ураза тотканнан соң, үзеңне яңа тугандай хис итәсең, организм да, күңел дә чистара. Кешеләрне, тормышны яңача кабул итә башлыйсың. Ураза ае шундый дустанә һәм җылы мөнәсәбәттә үтте. Мәдрәсәдә көн дә ифтар мәҗлесләре уздырдык, тәравих намазлары укыдык. Бер-беребезгә теләкләр теләп, якын туганнар кебек аралаштык. Бүгенге бәйрәм дә бик матур, барысының да кәефе күтәренке.
Гает намазыннан соң имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт, имам-хатиб Исмәгыйль хәзрәт, мәдрәсә укытучылары, шәкертләр Картлар һәм инвалидлар йортында һәм «Изгелек» социаль приютында булып, өлкәннәрне, балаларны гает белән котлады. Кунаклар үзләре белән күчтәнәчләр алып килеп, бәйрәм табыны оештырды.
Ураза бәйрәме өч көн дәвам итте. Күркәм гадәт буенча, бу көннәрдә мөэмин-мөселманнар якын туганнарын кунакка чакырды, өлкәннәрнең, авыруларның хәлен белеште, мәрхүмнәрне хәер-догалар белән искә алды, мохтаҗларга булышты. Киләсе гает бәйрәмнәрен дә шатланышып, сау-сәламәт булып, бергәләшеп каршыларга язсын.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА

Автор фотолары


Читайте нас: