Туган як
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Коръән серләренә төшендек

Мин бала чактан ук ак яулык бәйләгән әбиләргә соклана идем. Аларның намаз укыганнарын кызыксынып карап, үземнең дә Коръән сүрәләрен ихлас күңелдән өйрәнәсе килде. Тормыш ыгы-зыгылары белән гомер үтте, пенсия яшенә дә килеп җиттек. Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәтеннән ташламады, теләгемне кабул итте.

Мин бала чактан ук ак яулык бәйләгән әбиләргә соклана идем. Аларның намаз укыганнарын кызыксынып карап, үземнең дә Коръән сүрәләрен ихлас күңелдән өйрәнәсе килде. Тормыш ыгы-зыгылары белән гомер үтте, пенсия яшенә дә килеп җиттек. Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәтеннән ташламады, теләгемне кабул итте.
Бирәм дигән колына — чыгарып куяр юлына, диләр бит. Зур хәрефләр белән язылмаса да, күңел күзе кирәк игъланны тиз тапты. Анда мөхтәрәм дин кардәшләрне, теләгән кешеләрне 1 сентябрьдә Мулла авылы мәчетенә укырга чакыралар иде. Дини гыйлемне өйрәнү теләге тагын да көчәйде. Җан шатлыгым тышка чыкты, үзем дә сизмичә елмаеп куйдым. 1 сентябрь көнен көтеп алып, сөенеп мәчеткә юлландым. Безне анда мөлаем йөзле, яшь кенә мөгаллимә Ләйлә ханым каршы алды. Ул, бөтен тырышлыкларын куеп, безне тәҗвид фәненә өйрәтте. Яңа фәнне үзләштерү бик кызык булды. Хәрефләр белән танышкач, Коръән укырга өйрәнә башладык.
Дин турында тирәнрәк белем алу теләге киләсе елны мәдрәсәгә алып килде. Биредә безгә мөгәллимә итеп Әнисә Әхмәт кызын тәгаенләделәр. Ул сабыр, тыныч, гадел булуы белән укучыларның йөрәкләрен яулап ала белде. Укытучыбыз «ислам дине кешене дөрес юлдан адашудан саклый, хаклыкны яманлыктан аерырга өйрәтә, ике дөнья бәхетенә ирешергә ярдәм итә» дип, диннең асылын күңелебезгә сеңдерергә тырышты.
Мәдрәсәдә өч ел дәвамында укыдык. Алган гыйлемнәр Аллаһы Тәгаләне данларга, Кыямәт көненә ышанырга, рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләрне белергә өйрәтте. Без иман китереп, бар нәрсәне дә яңача күрә башладык: томаланган күзләр ачылып киткәндәй булды, дөньяви мәсьәләләргә яңача бәя бирергә өйрәндек. Аллаһка буйсыну миңа җиңеллек һәм чиксез шатлык хисе алып килде. Гомерем буе эзләгән сорауларга җавапларны, ышаныч-өметләрне, җан тынычлыгын, рухи байлыкны ислам динендә таптым. Аллаһы Тәгаләгә ышанып яшәсәм дә, дини гыйлем алып, мөселман булган һәр кешегә йөкләтелгән бурычлар белән якыннан танышу зур җаваплылык өстәде.
Уку барышында Коръәнне тәҗвидләр белән дөрес итеп укырга өйрәнеп, аятьләрен ятладык. Анда язылган хикмәтле сүзләр безне таң калдырды. Шагыйребез Г. Тукай да шигырендә Коръән-Кәримне иксез-чиксез нур итеп тасвирлый:
Китап
Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь, —
Шул вакытта мин кулыма Китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;
Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем
Була минем юл күрсәтүче йолдызым;
Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,
Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем;
Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта,
Рәхмәт әйтәм укыганым шул Китапка;
Ышанычым арта минем үз-үземә,
Өмет берлән карый башлыйм булачакка.
Әйе, Коръәнне укыган саен ул безнең йөрәгебезгә үтеп кереп, күңелләребезгә иман һәм тынычлык иңдерә. Коръән-Кәримнең һәрбер аяте — шифа чыганагы. Аны укый белү бәхетенә Аллаһның киң рәхмәтләре белән укытучыбыз Әнисә Әхмәт кызы ярдәмендә ирештек. Мөгаллимәбез Аллаһ ризалыгы өчен дип, вакытын кызганмыйча, дөрес юл күрсәтүче динебезне өйрәтү өчен бар тырышлыгын салды. Шушы игелекле гамәлегезне Раббыбыз кабул итсен. Кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Шулай ук беренче мөгаллимәм Ләйлә ханымга, мәдрәсәдә дәресләрне оештырган Мәүлемҗан хәзрәткә, безне дин китаплары белән тәэмин итеп торган мәдрәсә әһелләренә, бездән имтиханнар кабул иткән Әминә ханымга рәхмәтләрне белдерәсе килә. Сезнең тырышлыкларыгыз Аллаһ юлындагы җиһадка
тиң. Белгәннәрегезне безгә ирештергән өчен Рәхмәт яусын сезгә. Безгә олыгайган көнебездә үз тормышыбызны Коръән, хәдисләр, дини китаплар, намаз-догалар укып үткәрергә юл ачтыгыз. Аллаһ сезне рәхмәтеннән ташламасын.
Сүземнең ахырында шуны әйтәсе килә: һәммәбезгә дә Раббыбыз, тәннәребезгә — сихәт, башларыбызга зирәк-зиһен, хәтер биреп, дини гыйлемебезне үстерергә, аны балаларга, туганнарга һәм башкаларга ирештерүебезне насыйп итсен. Амин.
А. Камалетдинова.



Читайте нас: