Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Гает бәйрәме мөбарәк булсын!

Газиз дин кардәшләрем, изге Рамазан ае да тәмамланып килә. Шәүвәл ае керә. 4 июнь — Ураза бәйрәме, сезне гает көне белән тәбриклим.

Газиз дин кардәшләрем, изге Рамазан ае да тәмамланып килә. Шәүвәл ае керә. 4 июнь — Ураза бәйрәме, сезне гает көне белән тәбриклим.
Изге ай буе ураза тоттык, вәгазьләр, Коръән Кәримне тыңладык, тәравих намазлары укыдык, Аллаһы кушканны үтәргә тырыштык, ифтарда катнашып, авыз ачтык. Дистәләгән дин кардәшләребез Рамазан аенда мәдрәсә бинасында, шулай ук йорт-фатирларында авыз ачтырды. Аллаһ каршында саваплы гамәл кылдылар. Йөзләгән дин кардәшләр тәравих намазларында катнашты, Коръән укыды, укый белмәгәннәр тыңлап торды.
Рамазан аенда ризыкның нәрсә икәнен тәмам белдек, суның да бик татлы икәнлеген аңладык, иманыбыз куәтләнде, ихлас ниятләребез артты.
Ошбу бөек аебызда пәйгамбәребез (а. с) әйткәнчә, Рамазан ае — Аллаһының рәхмәте, ярлыкавы, тәмугъ утыннан азат итә торган изге ай икәнлеген күңелләребез белән сиздек. Раббыбыз безгә бу айда сабырлык, шәфкать биргән кебек башка айларда да шул сыйфатларыбыз дәвам итсә иде.
Башкортстанның Бүздәк, Чакмагыш, Ярмәкәй, Туймазы, Шаран районнары һәм Октябрьский шәһәре мөселманнары ел саен хәләл малларыннан мәдрәсәбезгә гошер, зәкят сәдакалары җыеп тапшыра. Тупланган ризыклар уку елы тәмамланганчы җитә, Аллаһка шөкер. Раббыбыз сәдака ияләренең малларын арттырсын. Ике Рамазан арасында булган бар гөнаһ вә кимчелекләребезне гафу кылып, дөнья һәм ахирәт хаҗәтләренә ирештерсә иде. Бу айда без фәкыйрьләрнең, ачларның хәлләрен аңлау һәм сабырлык дәресен үттек.
Ураза — тәннең зәкяте, паклаучысы. Бу айда сәламәтлегебез ныгыды, бигрәк тә кан юллары, бөер һәм бавыр кебек әгъзаларыбызга елга бер мәртәбә профилактика үткәрүне Аллаһ фарыз кылган. Ягъни мөселман өммәтенең гыйбадәт кылучы һәм гыйлем иясе булуы өстенә әле сәламәт тә булуы шарт.
Рамазан шәриф ае төгәлләнде. Әмма Аллаһы бу айның азагында үзенең сөекле колларының иманнарын ныгытучы һәм тәкъвалыкларын арттырып Үзенә якынайтучы гамәл һәм гыйбадәтләрне үтәргә әмер кылды. Аларның иң әүвәлгесе — фитыр сәдакасы. Аллаһы ризыкны бу дөньяда һәр кешегә дә бертөрле бирми. Һәммәбезнең дә Ходай тарафыннан насыйп кылынган ризыгыбыз бар. Әмма бу дөнья сынау мәйданы булганга күрә, берләребез байлыгы белән сыналса, икенчеләребез — фәкыйрлеге белән. Рамазан ае буена гает намазына кадәр барыбыз өчен дә шатлык булсын өчен Аллаһы безләргә мескеннәр, мохтажлар, дин юлында укучы шәкертләр хакы булган фитыр сәдакасын бирүне тиешле итте. Иң соңгы бирелү вакыты гает намазы алдыннан, ягъни иртәнге 9 сәгатькә кадәр.
Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, бу елда фитыр сәдакасының күләме: уртача хәллеләрдән — 100 сум, зәкят бирерлек байлардан — 500 сум (3 120 гр. йөзем бәясе белән) билгеләнде. Зәкят нисабы 213 105 сум, ягьни бәрәүнең артык малы шушы суммага җитсә, аңардан зәкят фарыз була. Кырыктан бере мохтаҗлар, мескеннәр, дин юлында укучы шәкетләр хакы.
Раббыдан иңгән олуг бер гыйбадәт — ул Гает намазы. Пәйгамбәребез (а. с) ошбу көндә барлык мөселман өммәтен мәчетләргә килергә өндәде. Чөнки бу — бер-береңне тәбрикләү, бүләк бирү, кунакка чакыру, сәләмләү көне. Ошбу көндә манараларыбыздан Аллаһ сүзләре һәм вәгазь ишетелер; кешеләр иң чиста киемнәрен киеп, бала-чагаларын ияртеп, ирләр рәсүлебезнең сөннәтен үтәп мәчет-мәдрәсәләргә агылыр. Дин тотучылар өчен шәһәрдә 6 урында гыйбадәт кылу өчен мәчетләребез эшли, ә Башкортстан буенча — 1200 мәчет.
Хөрмәтле мөселман кардәшләр, Гает бәйрәме мөбарәк булсын! Күңелләребезгә өйләребезгә, Ватаныбызга, барча галәмгә муллык һәм бәхет ирешсен.
Сезне Гает көнне, 4 июнь 09.00 сәгатьтә, бәйрәм намазына «Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә, Нарыш, Мулла, Төрекмән, Таубаш (Московка), Зает авылы мәчетләрендә көтеп калабыз.

Читайте нас: