Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ватанны саклау — изге гамәл

«Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә кагылышлы ачык дәрес оештырылды.

«Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә кагылышлы ачык дәрес оештырылды.
Чарада сугыш, хәрби хәрәкәтләр һәм Кораллы көчләр ветераннарының шәһәр комитеты һәм совет офицерлары берләшмәсе рәисе Мәсгуть Галләмов, СССРның спорт мастеры, БРның атказанган физкультура хезмәткәре Тимерҗан Идрисов, имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин катнашты.
Мәсгуть Мостафа улы армия тарихына күзәтү ясады, үзенең хәрби эшчәнлеге хакында бәян итте. Ул Ватанны саклау эшенә 33 ел гомерен багышлаган, Балтикадан Тын океанга кадәр 7 хәрби округта хезмәт иткән. Мәсгуть Галләмов студентларны да киләчәк һөнәр сайлауга җаваплы карарга өндәде.
Тимерҗан Низам улы сәламәт яшәүнең файдасы турында сөйләде. Яшьләр авторның туган телдәге иҗат җимешләре белән танышты. Тимерҗан аганың шигырьләрендә Ватанга мәхәббәт, дуслык, тугрылык темалары яктыртыла.
М. Галләмов һәм Т. Идрисов яшь буынга патриотик тәрбия бирү, егетләрне армия хезмәтенә әзерләү эшенә актив өлеш кертә. Без аларга мәдрәсә шәкертләре белән очрашуда катнашулары өчен бик рәхмәтлебез.
Мәүлемҗан хәзрәт үз нәүбәтендә хәрби хезмәтнең әһәмиятен Мөхәммәд Пәйгамбәр (с. г. в.) сүзләре белән дәлилләде: «Ватанны саклау туган җиргә мәхәббәт хисләре белән сугарыла икән, бу — изге гамәл санала». Дин әһеле шулай ук Уфада Русия ислам университетында дипломлы хәрби имамнарны илнең Кораллы көчләрендә хезмәт итүгә әзерләү буенча укулар оештырылуы турында игълан итте.
Бүгенге көндә мәдрәсәбезне тәмамлаучыларның төрле төбәкләрдә уңышлы эшчәнлек алып баруы бик мәслихәт күренеш. Шундыйларның берсе — Көньяк хәрби округында полк имамы вазыйфасын үтәүче Илдар Синдикаев. Ул иман тотучы хәрбиләр һәм мөселманнар белән эшләү бүлеге начальнигы ярдәмчесе булып тора.

Читайте нас: