Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ярмәкәй районы мәчетендә — беренче җомга намазы

Ярмәкәйдәге Җәмигъ мәчете төзелеше 2000 елда ук башлангыч алды.

Ярмәкәйдәге Җәмигъ мәчете төзелеше 2000 елда ук башлангыч алды.
Төзелеш эшләре вакыты-вакыты белән тизәйде, ә кайчагында тукталып та торды. Моңа карамастан, иман йортының диварлары югарыга күтәрелгәннән-күтәрелде. Бүгенге көндә бинаның эчке өлеше тулысынча әзер. Мәчетнең күркәм бизәлеше тәү караштан ук соклану тудыра. Бар җирдә — чагу келәмнәр, бизәкле пыялалар, үзенчәлекле кандиллар, нәфис пәрдәләр. Алдагы көннәрдә мәчет биләмәсен төзекләндерү һәм тәһарәт алу йортын булдыру күзаллана.
Аңлашылуынча, төзелеш эшләре күп чыгымнар таләп итә. Аллаһ йортын төзүгә битараф булмаган райондашлар һәм дуслар зур өлеш кертә. «Бердәм көч — тау күчерә» диләр. Бүген, ниһаять, игелекле гамәлләрнең күркәм нәтиҗәсен күрә алабыз. Шушы араларда Ярмәкәй Җәмигъ мәчетендә беренче җомга намазы үтте. Имам-мөхтәсиб Фидан хәзрәт Тимербаев намазга җыелган халыкны сәламләп, ислам диненең биеклеге, башка диннәр белән үзара җылы мөгаләмәсе, мөселманнарның төрле дин тотучылар белән дус яшәве хакында вәгазь сөйләде. Иң ахырдан хәзрәт мөмкинлеге булган барлык мөселман кардәшләрне иман йортын төзеп бетерүдә катнашырга чакырды.
Җәмигъ мәчетендә үткәрелгән беренче җомга намазына хөрмәтле кунаклар — Октябрьский шәһәренең «Нурул-Ислам» мәдрәсәсеннән имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин һәм шәкертләр килгән иде. Шәһәрдәшләребез намаздан соң мәүлид укыды, хәер-садака тапшырды. Аллаһы Тәгалә садакаларын кабул әйләсен.
Мәүлемҗан хәзрәт мәчет төзелешендә катнашучыларга шушы изге гамәлләрендә бетмәс-төкәнмәс көч-куәт теләп, Аллаһы Тәгаләдән бөтен кешеләргә дә бәхет, тынычлык, иминлек, сәламәтлек насыйп итүен сорады.
Мәчеткә килгәннәр арасында яшьләрнең күп булуы бик мәслихәт күренеш. Монда Фидан хәзрәтнең өлешен билгеләү зарур. Ул яшь буын вәкилләре белән зур эшчәнлек алып бара, аларны иман юлына, әдәп-әхлак нигезләренә җәлеп итә.
Әлеге вакытта Ярмәкәй районы мәчете төзелеше дәвам итә. Шушы изге эшкә өлеш кертергә теләүчеләр имам-мөхтәсиб Фидан хәзрәт Тимербаевка 8-903-312-11-12 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.
Мәчетнең реквизитлары:
Местная мусульманская религиозная организация «Махалля» №521 с. Ермекеево муниципального района Ермекеевский район Республики Башкортостан Центрального духовного управления мусульман России
Республика Башкортостан, с. Ермекеево, ул Куйбышева, 4.
ИНН/КПП 0221002895/022101001
Филиал ПАО «Уралсиб» в г. Уфа
БИК 048073770
Р/сч.40703810000630000031
К/сч. 30101810600000000770

Читайте нас: