Туган як
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Терроризмга каршы көрәш
27 сентябрь 2018, 12:35

Мөселманча яңа елга кердек

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Без 10 сентябрьдә яңа айга, ягъни мөхәррәм аена гына түгел, яңа 1440нчы Һиҗри елга да аяк бастык.

Хөрмәтле дин кардәшләребез!
Без 10 сентябрьдә яңа айга, ягъни мөхәррәм аена гына түгел, яңа 1440нчы Һиҗри елга да аяк бастык.
Коръәни-Кәримдә болай диелгән: «Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең шигарьләрен (йолаларын) хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр».
Чыннан да, Һиҗри ел башы Раббыбызның иң олы булган йолаларының берсе. Әгәр без тәкъвалылардан булсак, аны олыларга тиешбез.
Һиҗри хисап нәрсә соң ул? Аның тарихы һәм серләре нинди? «Һиҗра» сүзе гарәп теленнән «бер урыннан икенче урынга күчеп китү» дигән мәгънәне аңлата. Билгеле булганча, Мәккә шәһәрендә динне тоту
һәм дәгъвәт эшен алып бару бик кыенлашканнан соң, Аллаһы Тәгаләнең боерыгы буенча, сөекле Пәйгамбәребез (с. г. в.) һәм сәхабәләр Мәдинә шәһәренә күчеп китә.
Менә шул көннәрдән башлап, нурлы Мәдинәдә иң беренче хакыйкый мөселман җәмгыяте төзелә. Мәдинәдән ислам, иман һәм Коръән нуры, әдәп-әхлак, тән һәм җан пакьлеге бөтен дөньяга тарала. Димәк, һиҗра, без мөселманнарга гына түгел, бөтен дөнья тарихына вә мәгыйшәтенә зур үзгәрешләр кертә. Һиҗра — Раббыбызның олуг нигъмәте. Һиҗри ел исәбе, милади кебек үк, 12 айдан тора, әмма ай фазалары буенча хисап алып барылуы сәбәпле, 11 көнгә кыскарак килә.
... Шәһәребезнең «Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә яңа Һиҗри ел башланган көнне 200дән артык мөселман кардәшләр җыелды. Иң тәүдә барча халык катнашлыгында Коръән укылды. Арытаба имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин шәһәрдәшләргә һәм кунакларга яңа 1440нчы һиҗри елга аяк басуыбыз уңаеннан тәбрикләүләрен җиткерде. «Мөхәррәм ае да, рәҗәп, рамазан һ. б. айлар кебек үк, изге-шәрәф ай булып санала. Бу айда бер бик олы көн бар — Гашүрә көне. Ул мөхәррәм аеның 10 нчы көненә туры килә. Шушы изге айда мөселманнар тынычлыкка омтылырга, игелекле гамәлләр кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә тиешле», — дип билгеләде хөрмәтле дин әһеле. Шәкертләргә мөрәҗәгатендә Мәүлемҗан хәзрәт аларга сабырлык, иманлылык, белем алуда зур тырышлык теләде. Әйткәндәй, агымдагы елда мәдрәсәдә көндезге, кичке, читтән торып уку бүлекләрендә 63 студент белем алачак.
Газиз дин кардәшләребез! Аллаһы Тәгалә безгә быелгы мөхәррәм аен күрергә насыйп итте. Аның һәр көнен гыйбадәттә, игелекле гамәлләр кылып уздырырга тырышсак иде. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булып, иминлек таратыйк. Игелекле гамәлләребез, гыйбадәтләребез аша Раббыбызның рәхмәтенә, шушы дөньяның да, ахирәт тормышының да бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсә иде.

Читайте нас: