Туган як
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Терроризмга каршы көрәш
27 сентябрь 2018, 12:32

«Мәчет — җәннәтнең өй алдысы»

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Мәчетләрне матур, зур итеп төзегез», — диелгән.

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Мәчетләрне матур, зур итеп төзегез», — диелгән.
Элек-электән татар авылларының күрке, йөзек кашы булып Аллаһ йорты — мәчет саналган. Юлчылар да айлы манараны күрүгә: «Бу авылда иманлы халык яши, димәк, монда шәфкатьлелек, миһербанлылык хөкем сөрә», — дигән фикергә килгән. Бүгенге көндә дә мәчетләр әһәмиятен югалтмый.
15 сентябрьдә Туймазы районының Кандракүл авылында «Зарифулла» мәчетен рәсми ачу тантанасы үтте. Анда хөрмәтле кунаклар чакырулы иде: Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Туймазы һәм Шаран районнары имам-ахунды Рим хәзрәт Шәяхмәтов, Октябрьский шәһәре имам-ахунды Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин, Кандра авылы имам-ахунды Гали хәзрәт Мөхәммәдуллин, шулай ук муниципаль район Советы сәркатибе Рөстәм Мөхәммәтдинов, ветераннар советы рәисе Адунис Фазуллин, ветераннар советы рәисе урынбасары Фәнис Гарипов, Николаевка авыл советы биләмәләре башлыгы Фәнис Хөснетдинов. Дин әһелләре халыкка ихлас тәбрикләүләрен, тирән эчтәлекле вәгазьләрен җиткерде. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин мәчеткә Коръән аятьләре язылган әләм бүләк итте, төзелештә катнашучыларга медальләр тапшырды. Аллаһ йортында намаз укылды, Раббыдан бәрәкәт, иминлек сорап дога кылынды.
Дин йорты Кандракүлдән Илгиз Габидуллин тәкъдиме белән төзелгән. Игелекле гамәлгә шулай ук Илсур Шәрипов зур өлеш керткән («БАСЭТ» предприятиесе). 6 ел эчендә төзелгән бинада берьюлы 50 кеше намаз укый ала. Яңа мәчетнең имам-хатыйбы итеп биләмә старостасы Тәбрик Зиннуров сайланды.
«Зарифулла» мәчете ачылуы төбәктә гомер кичерүче мөселманнарга дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен уңайлыкларны тагы да арттырачак. Шуңа күрә дә бу көн авыл халкы һәм кунаклар өчен күркәм бәйрәм буларак кабул ителде. Һәркемнең йөзендә елмаю, иман нуры балкып торды.
Киләчәктә дә Аллаһ йорты буш тормасын, моңлы азан тавышлары тынмасын, өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә мәчетләргә йөрсен, дөрес юлдан тайпылмасын иде.

Читайте нас: