Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

«Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез»

Җәйнең иң матур мизгелләрендә — кояшлы июнь аенда «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе нигезендәге түләүсез курсларга һәр елдагыча малайлар-кызлар җыелды.

Җәйнең иң матур мизгелләрендә — кояшлы июнь аенда «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе нигезендәге түләүсез курсларга һәр елдагыча малайлар-кызлар җыелды.
Биредә эшләүчеләр нәни дусларын ел буена сагынып көтеп ала, аларның яллары кызыклы да, файдалы да үтсен өчен яңадан-яңа шөгыльләр, уен һәм спорт чаралары уйлап таба.
Курсларда шөгыльләнүче балалар гарәп теле һәм Ислам нигезләрен өйрәнә, әдәп-әхлак тәрбиясе ала. Моннан тыш футбол, волейбол, шашка-шахмат ише сәламәтлек, физик һәм акыл үсеше өчен файдалы уеннарда катнаша.
Мөселман курслары битараф булмаган шәһәрдәшләр, ата-аналар, иганәчеләр көче белән оештырыла. Быел биредә 7-17 яшьлек 100 бала ял итте, укулар 6 төркемдә барды. Малайлар-кызларга төрле яклап үсеш алу мөмкинлеге тудырылды. Алар күп вакытны саф һавада уздырып, сәламәтлекләрен ныгытты, ислам нигезләренә багышланган фильмнар карады, дөньялыкта файдалы гыйлем алды, яңа дуслар тапты. Гадәттәгечә, курслар яшь буынга спорт һәм уеннар аша физик һәм әхлакый тәрбия бирүгә, шулай ук дингә кызыксыну уяту, яшь буынны эчкечелек, наркомания, ише начар гамәлләрдән тыюга юнәлтелгән иде.
Кызларга аш хәзерләү осталыгы, бәйләү-чигү, кул эшләре дәресләре оештырылды. Балалар «хәләл», «хәрәм» төшенчәләрен аерырга өйрәнде, ата-аналарына, өлкәннәргә, башка милләттәгеләргә, аларның диненә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу зарурлыгы хакында нәсыйхәт алды.
20, 21 июньдә курсларга йөрүчеләр өчен 2нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Золушка» әкияте буенча әдәби уен оештырылды. Кечкенәдән яхшы таныш әкият геройлары ярдәмендә малайлар-кызлар биремнәрне бик тиз чиште.
Җәйге ялдагы үсмерләр, укытучылар нинди фикердә икән. Аларга сүз бирик.
Зөхрә Куранбаева, «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе шәкерте, өлкән төркем мөгаллимәсе:
— Укытучы булу — зур сәләт ул. Балаларга белем биргәндә үзең дә яңадан-яңа гыйлемнәргә ия буласың. Шушы ихлас, самими сабыйлардан күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин. Практика узганда мин алыштыргысыз тәҗрибә, белемне камилләштерү мөмкинлеге алдым.
Әминә Мәхсудова, 1нче төркем укучысы:
— Мәдрәсә нигезендәге курсларга мин ел саен йөрим. Ник дисезме? Чөнки биредә иң яраткан укытучыларым эшли. Һәм иң якын дусларымны да курсларда таптым. Миңа монда бар нәрсә дә ошый: остазлар һәм балаларның бер-берсенә ихтирамлы, җылы мөнәсәбәте дә, кызыклы спорт уеннары да, иманлы кешеләр турындагы фәһемле тарихлар да. Быел курсларга сеңелем һәм абыем белән килдек.
… «Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез» дигән бөек галимебез Р. Фәхреддин. Бик дөрес фикер. Кеше яшәгән саен бу сүзләрнең мәгънәсен тирәнрәк төшенә бара. Ул сүзләрне тормыш безнең күңелләребезгә язып куя, аларны мәңге җуелмаслык итә. Әйе, кешеләрне бизи торган күркәм холыкларның берсе — ата-анага игелекле мөнәсәбәт, туганнарга, дусларга олыларга карата изгелекләр кылу. Ә яхшылык сыйфатлары балачактан ук тәрбияләнергә тиеш. Кешенең киләчәккә омтылып, яхшылыкка таянып яшәве зарур. Мәдрәсә хезмәткәрләре нәкъ шушы максатлардан чыгып эшли дә инде. Балаларыбызны иманлы, әдәп-әхлаклы итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертүче затларга ихтирам белдерәсе килә. Игелекле гамәлләрегездә һәрчак уңышлар юлдаш булсын!

Читайте нас: