Октябрьский республикабызда алдынгы, күренекле урын алып торган шәһәрләрнең берсеннән.
Төрле тармаклардагы сизелерлек казанышлары белән киң билгеле ул. Шул исәптән — дин-әхлак өлкәсенә кагылышлы күркәм гамәлләре белән дә.
Бер танышым сөйли: «Раббыбыз мине дөрес юлга бастырды бит. Бик читен хәлдә калдым берзаман. Якын туганнарым инде бакыйлыкка күчкән, яхшы-мул тормыш көткәндә «дуслашып» йөргәннәрем дә әллә кайда югалды... Тәмам пошаманга төштем. Бәхетемә, игелекле бер җан иясенә тап булдым. Очраклы түгелдер, димен. Аллаһы Тәгаләдән вакыт җиткәнгәдер. Яңа танышыма ияреп, мәдрәсәгә килдем, сабакка йөри башладым. Намазга бастым. Хәзер иң яраткан гамәлләремнең берсе — гыйбадәт кылу. Инде төшендем: сынауларны Аллаһы Тәгалә Үзе җибәрә. Аңа инанып, ихлас күңелдән дога кылсаң, Үзе үк җиңеллек тә бирә. Теге чакта дини гыйлем юлына басмаган булсам, ахыры ни белән тәмамланыр иде икән? Хәзер күзаллавы да куркыныч...»
Зур хуҗалык аерым игътибар сорый
Әлеге танышым рухи азык, күңел тынычлыгы тапкан уку йорты «Нурул-Ислам» мәдрәсәсенә юл алам. Имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин белән әңгәмә корабыз. «Кайчандыр 21нче балалар бакчасы булган биредә, — ди хәзрәт. — 1992 елда мәдрәсә үз эшен башлый. Иң нәтиҗәле гамәлләргә нигез 2007 елда салынды, дип исәплим. Нәкъ шул чордан башлап сизелерлек уңышларга ирешелде һәм ирешелә дә инде. Шөкер, бүгенге көндә вакыты чикләнмәгән лицензия нигезендә эшлибез».
Бераз күз алдына китерер өчен шундый белешмә: бина 2 мең кв. м. тәшкил итә! Намазга, курсларга укырга килгән имам-мөгаллимнәр карамагына — түләүсез машина кую урыны-тукталышы. Моның өчен хакимият башлыгы А. Шмелевка рәхмәтле Мәүлемҗан хәзрәт.
Сүз дә юк, белем алыр өчен мәдрәсәдә бар шартлар да булдырылган. Хәер, иман йортының абруй-даны республикада гына түгел, бүтән төбәкләрдә дә күптән киң танылу яулаган. Күрше Татарстан, Ырымбур өлкәсеннән, хәтта ки Пенза, Краснодар, Ульяновскийдан укырга килүчеләр җитәрлек. Чит ил вәкилләре — Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан егет-кызлары да укырга теләк белдерә биредә. Ирексездән уйга каласың, нәрсә җәлеп итә соң төрле яшьтәге, һөнәрдәге күпсанлы шәкертләрне? Сер түгел, олпат агалар, чал чәчле апаларга хәтле омтыла ич дини белем учагына. Эш шунда ки, мәдрәсәдә берничә укыту төре гамәлгә кертелгән. Тәфсилләбрәк аңлатып китик.
Җаның тарткан бүлектә гыйлем ал
Беренчесе — көндезге уку бүлеге. Тәүдә фәкать егетләр белем алган анда. Дүрт-биш ел элек кызлар өчен дә бүлек ачылган. Сәбәбе? «Беренчедән, хатын-кыз укытучыларга мохтаҗлык туды, — ди Мәүлемҗан хәзрәт. — Икенчедән, мәдрәсәбездә һәм Русия ислам университетында бихисап егет-җилән укып чыга. Аларга лаеклы тормыш юлдашы кирәкме? Әлбәттә! Пенза, Чиләбе, Ханты-Манси, Ноябрьский төбәкләрендә хәзрәт-абыстай вазифаларын гадел-намуслы үтәгән кичәге шәкертләребез бар».
2007-2018 елда «Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә 120дән артык шәкерт көндезге бүлектә укып, диплом алган (бу әле егетләр генә!). Мәдрәсәдә уку белән беррәттән, егетләр коммуналь-төзелеш колледжында гыйлем арттыра, автомеханик, машина йөртүче кебек һөнәрләргә ия була. Кызлар исә күпюнәлешле колледжда шөгыльләнә, пешекче, кондитер, тегүче таныклыгы ала.
«Кичәге шәкертләребез йөзгә кызыллык китерми, — ди Мәүлемҗан хәзрәт, — Бөтенесе диярлек дини хезмәттә. Кай тарафларга гына таралмаган алар. Менә Айдар Гарипов. Татарстан егете, Ерак Көнчыгышта имам. Ринат Зудин, Мәскәү өлкәсеннән. Белоруссиядә эшләп кайтты хәтта. Бүген дә дини хезмәттә. Саный китсәңме...». Гомумән, шуны ассызыклау мөһим. Шәһәр халкы элек-электән дини мәсьәләдә кызыксынучанлыгы белән аерылып тора. Шул сәбәпле кичке бүлек яки якшәмбе көн мәктәбендә гыйлем эстәү дә киң таралган. «Әлеге вакытта дүрт ир-ат, унөч хатын-кыз төркемнәре уңышлы эшләп килә. Аларда 300гә якын кеше шөгыльләнә. Өч еллык программа буенча укып, дипломга ия булып чыгалар».
Читтән торып уку бүлеге дә бар «Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә. «Күркәм гадәт буенча, елга өч тапкыр 60-70 имам сессиягә килә, — ди Мәүлемҗан хәзрәт. — Белем дәрәҗәләренә карап, ир-атлар дүрт төркемгә бүленә». Әлеге читтән торып уку бүлегенең хаҗәте нидә, дип сораучылар да табылыр бәлки. «Дин әһелләре ифрат аз безнең, — дип җаваплый хәзрәт. — Искәрәсездер, Русиядә 8 мең мәчет исәпләнә. Аларда хезмәт салучы имамнарның шактые инде олы яшьтә. Лаеклы алмаш таләп ителә. Безнең максат — белемле, үрнәкле имам-хатыйблар әзерләү. Туймазы, Шаран, Ярмәкәй, Бәләбәй, Әлшәй, Чакмагыш... Октябрьскийга ерак түгел төбәкләр, теләге булганнарга вакыт-әмәл табарга мөмкин. Ике-өч ел элек хатын-кызлар өчен дә читтән торып уку бүлеге ачылды. Үзенә күрә тарихы да бар. Шулай, Ырымбурдан ике апа килде. «Безне кирегә бормагыз инде, нык сусап килдек белемгә», диләр. Күндек, әлбәттә. Кем әйтмешли, кул артлары җиңел булды апаларның. Инде хәзер төрле төбәкләрдән 70 тән артык хатын-кыз гыйлем эстәүдә. Шунысына да игътибар юнәлтер идем: ир-ат һәм хатын-кыз сессияләре төрле вакытта уздырыла. Быел тәү тапкыр мәдрәсә каршында мөгаллимәләрнең белем күтәрү курслары эшләде. Бик тә урынлы бу. Ни дигәндә, хәзер кеше төрле чыганаклардан, шул исәптән Интернеттан да, дини мәгълүмат туплый. Шиклесе, хәвефлесе дә җитәрлек... Шунысына сөендем, Уфада үткән пленумда имам-мөхтәсибләр үзләре үк ясады андый курсларны оештыру тәкъдимен».
«Гыйлем алуның дәвамлы булуы хәерле»
Гомумән, нинди генә төр бүлектә бумасын, гыйлем алуның дәвамлылыгы хәерле, дигән фикердә дин әһеле. Русия ислам университетында белемне арттырырга була. Дөньяви югары уку йортында өстәмә һөнәргә ия булу аеруча хуплана. Фән һәм дин өлкәләре янәш атлый. Дөньяви гыйлемле мөгаллим җәмгыятьтә ихтирам казана. Чөнки ул дин сабакларын дәлилләп, нигезләп бирү сәләтенә ия.
«Адәм баласы һәрвакыт иҗади эзләнүләр юлында булсын, — ди Мәүлемҗан хәзрәт. — Бу җәһәттән мисал китерер идем. Безнең мәдрәсәдә дәресләрне ана телендә укытуга аеруча әһәмият бирелә. Нилектән? Чөнки дә кулына диплом алып чыккан кичәге шәкертләребез татар-башкорт авылларында хезмәт куячак ич. Төрле дини чаралар уздыру, вәгазьләр уку мотлак үз телебездә булырга тиеш. Бүтән милләт вәкиле мәчеткә килә икән, тәрҗемә алымнары куллану да зарури. Җаваплылык зур, кыскасы. Башлыча өлкән яшьтәге апа-абыйлар, әби-бабайлар күзәтә, сыный дин әһелен. Арытаба нәтиҗәләрен ясый. Эш «пешәме» мондый имам белән, юкмы... Сөенечкә каршы, әлеге хакыйкатьне яхшы аңлый егетләр. Мисалга таҗик милләтле шәкертләребезнең берсен китерер идем. Татарчаны тирәнтен үзләштерде ул. Мәдрәсәне тәмамлагач, Русия ислам университетында мөгаллимлектә булды. Әлеге мәлдә Чиләбе якларында дини хезмәттә. Максат куйдың икән, мотлак ирешергә була! Бездә сабак алган үзбәк, таҗик, кыргыз егетләре тәүдә урыс телен яхшылап өйрәнә, аннан ары татарчаны». Кайчак халык арасында шундый сүз ишетергә мөмкин.
«Мәдрәсәләрдә тирән белем бирелми икән». Шуны истән чыгармыйк, мәдрәсә программасына ярашлы, шәкерт ике-өч ел дәвамында сабак ала. Элек 12-15әр ел гыйлем эстәгән дин әһеле. Арытаба белем даирәсен киңәйтү кешенең шәхсән үз мәнфәгатендә. Беркем дә сине гомер буе кулыңнан җитәкләп, үгет-нәсихәт укып йөрергә бурычлы түгел. «Мәдрәсәләрдә гыйлемгә ачкыч кына тапшырыла. Ә инде аны ачып керү, гыйлем алу шәкертнең үз тырышлыгыннан килә», ди Шәех-ул-Ислам, Баш мөфти, Русия мөселманнары Үзәк Диния Нәзараты Рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин. «Халык белән һәрдаим тыгыз элемтәдә булырга тиешбез, — ди Мәүлемҗан хәзрәт тә. — Авыл җәмәгатьчелеге белән берлектә эш итәргә омтылыгыз, дип өндим имам-хатыйбларны. Дәүләт күләмендәге күп кенә чаралар уртак, аларда бергәләп катнашу, читтә калмау мотлак».
Кичәге шәкертләрнең тугры юлдан тайпылмавы, халык арасында абруй яулавы бигрәк тә шатландыра. Ислам традициясе юнәлешендә эш итәләр, төрле дини бәйрәм, кичәләрне дә шул җәһәттән уздыралар. Вәгазьләрен әзерләгәндә исә Коръән аятьләре, хәдисләр куллануга зур әһәмият бирәләр.
Халкың белән бергә бул!
«Нурул-Ислам» мәдрәсәсенең үткәне, бүгенгесе, иртәгәсе халык тормышыннан аерылгысыз. Мәдрәсә бинасында сабый туганнан башлап, адәм балаларын озатуга кадәр бөтен тиешле чаралар шәригать кушканча үтәлә килә. Санитар-гигиена таләпләренә туры китереп, Аллаһы Тәгалә хозурына күчкән дин кардәшләрне озату, мәсәлән. Төрле төбәкләрдән килгән имам, абыстайлар бу мөһим гамәлгә бәйле дәресләр алу ихтималлыгына ия (кәфенлек кисү, мәетне юу, һ. б.). Республиканың төрле районнарына юлланыр өчен ике автобус та тәгаенләнгән. Иртәдән-кичкәчә халык агымы өзелми дини уку йортыннан. «Элек-электән дин йортлары халык тәрбиясендә булган, — ди Мәүлемҗан хәзрәт. — Әлеге матур гамәл бүген дә саклана. Шәһәр халкы ярдәме, сәдакасы белән мәдрәсәбез үз хезмәтен башкара. Уннан артык эшче дә мәшгуль уку йортында. Өстәмә, тиешенчә рәсмиләштерелгән эш урыны, дигән сүз ич бу...
Форсаттан файдаланып, дин юлындагыларга мөрәҗәгать итәргә теләр идем. Зинһар, ниндидер «такса» билгеләмәгез дини хезмәтләр өчен! Зәкат, гошер күләме, фидия сәдакасының гына күләме бар. Тик акча җыеп утырыр өченгә түгел. Мохтаҗларга, ятим-толларга, фәкыйрьләргә ярдәм итәр өчен. Мисалга, без Ураза, Корбан гаете көннәрендә мохтаҗ гаиләләргә хәләл ризык таратабыз. Бу изге эшне волонтерларыбыз үти. Һәр көнне мәдрәсә ашханәсендә 50-60ар кеше кайнар ризыкка туена. Республикабыз төбәкләреннән даими гошер сәдакасы җибәреп торучы имамнарга да ихлас рәхмәтемне юллыйм. Күркәм гамәлгә мөмкин кадәр күбрәк кардәшләребез, милләттәшләребез кушылса иде, дигән теләктәмен».
... Яшәеш шулай корылган, еш кына дөньяның фани икәнлеген онытып җибәрә адәми затлар. Вакытлыча килгәнбез ич бу җиргә, кунак кынабыз... Шуны истә тотсак иде. Аллаһы Тәгалә бүләк иткән һәрбер көнне игелектә уздырырга тырышыйк. Мәчет-мәдрәсәләребез тупсасын суындырмыйк. Хак юлдан атлыйк. Үткәнебез, бүгенгебез, киләчәк көнебез хакына!