Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Изге гамәл кылырга ашык

«Хакыйкый галимнең асыл сыйфатлары» дип исемләнгән кечкенә бер хикәяткә мөрәҗәгать итмәкчемен (Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин).

«Хакыйкый галимнең асыл сыйфатлары» дип исемләнгән кечкенә бер хикәяткә мөрәҗәгать итмәкчемен (Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин).
Озак еллар дәвамында белем алган шәкертенә остазы шулай ди: «Әй, шәкертем, син инде уңышлы имтихан бирдең. Бу минуттан алып сине галим дип әйтеп була. Шуңа күрә алган гыйлемеңне еллар буе эчеңдә сакламас өчен, син аны халыкка тапшырып, аларны хаклыкка чакырырга тиешсең». Алтынга бәрабәр сүзләр.
Бер үк вакытта, белем арткан саен, кешедә миһербанлык, шәфкатьлелек хисләре дә көчәя барырга тиештер. Ә инде, киресенчә, тәкәбберлек, масаючанлык ише сыйфатлар «чәчәк атса», харап. Әлеге адәм баласы чын мәгънәсендә галимлек дәрәҗәсенә ирешмәгән, димәк. Чын сәләт тә ифрат тыйнак, диләр ич. Дин юлындагылар өчен икеләтә әһәмияткә ия бу.


«Һәр җирдә аңлашу, тәртип кирәк»
«Нурул-Ислам» мәдрәсәсен елның-елында бихисап шәкерт тәмамлый. Аларны изге-олы юлга чыгаручы остазлары исә шатлана да, борчыла-дулкынлана да.
Менә әле дә, гүзәл затларның язгы сессиясенә дә чират җитте. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, укулар уңышлы тәмамланды. Имтихан-сынаулар тотканның соңында, читтән торып уку бүлеген бетергән 24 студенткага, кичке хатын-кызлар төркеменнән 13 кешегә тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды. Шул күркәм чарадан алган тәэссоратларым белән уртаклашмакчымын.
... Иркен зал чагу чәчәкләр белән тулы гөлбакчаны хәтерләтә иде ул көнне. Бәйрәмчә киенгән туташ-ханымнар дулкынланган халәттә. Икенче туган йортларына әверелгән мәдрәсә, кадерле остазлары белән хушлашу мәлләре якынлаша...
«Барча мөселман үзара туган, кардәш, — ди чараны ачып, имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин. — Кайда гына булмасын, бөтен җирдә катгый тәртип, аңлашу кирәк. Бу һәр төрле эшкә дә кагыла. Сез — абыстайлар. Кулыгызга диплом аласыз. Онытмагыз, абыстай — хикмәтле җитәкче ул. Димәк, аңа халык белән уртак
тел таба белергә кирәк. Шул ук вакытта дини генә түгел, дөньяви белемгә ия булуның әһәмиятлегенә басым ясарга телим. Хәзерге заманда аеруча мөһим мәсьәлә бу. Бүгенге дин әһеле һәрьяклап гыйлемле, үрнәкле булырга тиеш. Кимчелекләреңне бетерү өстендә туктаусыз эшлә. Шул вакытта халык сиңа тартылыр, ышаныч белдерер. Яшь буын вәкилләренә дә өлгеле тәрбия булыр. Иң олы теләгебез — бездән соң да балаларыбыз Ислам юлыннан тайпылмасын иде. Ә моның өчен әхлак-тәрбия өлкәсендә байтак тырышлык кую зарури».

«Һичнинди гыйлем артык түгел»
Шөкер, мәдрәсәдә урта һөнәри дини гыйлем алып чыккан мөгаллим-мөгаллимәләрнең күпчелеге йөзгә кызыллык китерми. Җирле имам-мөхтәсибләрдән килеп ирешкән рәхмәт сүзләре дәлил моңа. Бүген вакыты чикләнмәгән лицензия нигезендә мөгаллимә, Ислам нигезләрен укытучы дипломы алган ханымнар инде үз шәкертләрен туры юлга күндерер, шәт...
Мәдрәсә ректоры Айнур хәзрәт Сибгатуллин тәүдә хатын-кызлар төркемен тәмамлаучыларга дипломнар тапшыра. Мөгаллимә Әнисә абыстай Сәяхова шәкертләре алар. «Уку — Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән. Һичнинди гыйлем артык түгел, файдага гына. Гелән яңалыкка омтылыгыз, укудан тукталмагыз, — ди Әнисә абыстай. — Зиһен бар чакта мөмкин кадәр күбрәк гыйлем тупларга, халык арасында яктырту эше алып барырга тырышыгыз».
Әйтергә кирәк, өлкән яшьтәге остаз үрнәгендә яшь мөгаллимәләр дә камилләшә-үсә бара. Читтән торып уку төркемнәрендә белем алучыларга дәрес бирүчеләр — Әминә Ибраһимова, Заһидә Нуруллина, Азалия Сәмигуллина, Алсу Миңнеәхмәтова хакында сүз. Туймазы, Шаран, Ярмәкәй, Илеш, Бүздәк һәм республикабызның башка районнарыннан, күрше Татарстаннан, Ырымбур өлкәсеннән килгән гүзәл җенес ияләренә гыйлем үрләрен яуларга ярдәм кылучы алар. Чыгарылыш төркемендәгеләргә Әминә ханым үз нәүбәтендә җылы теләкләрен юллый: «Барчагызны да тәбриклим. Тырышып, матур итеп укыдыгыз. Төркемнәрдә старосталар да сайланды, тәртип сакларга ярдәмләште... Имтиханнар мәлендә сөенечебезнең чиге булмады. Безне хөрмәтләгәнегез өчен зур рәхмәт. Ходай сезне үзе хөрмәтләсен. Инде халыкны камил юлга өндәү хезмәтендә уңышлар насыйп әйләсен».
Ниһаять, читтән торып уку бүлеге чыгарылышына — 24 ханыма да дипломнар тапшырылып бетте. Арытаба тантана сәбәпчеләре үзләре сүз алды. Әнисә абыстай, яшь мөгаллимәләр исеменә җылы фикерләрен яңгыратты. Мәүлемҗан хәзрәт, мәдрәсә ректоры Айнур хәзрәт Сибгатуллиннарга рәхмәтләрнең иң зуры юлланды. «Мәдрәсәдә нурлар балкый. Әдәп-әхлак үзәге ул. Олысы-кечесе тату-дус яши биредә. Сабырлык, итагатьлелек хөкем сөрә. Мәүлемҗан хәзрәт оста җитәкче булуы белән аерылып тора. Тирән белемле, һәр өлкәдән хәбәрдар кеше. Шундый да күркәм уку йортында гыйлем туплау бәхете тигәнгә шатланабыз!» Сүз уңаеннан. Дипломга ия булучылар арытаба да Коръән уку төркемнәренә килә икән. Кабат-кабат укудан зыян юк.
«Мөхәммәт Пәйгамбәрдән (с. г. в.), Коръәни Кәримебездән һәрдаим үрнәк алыгыз, — ди имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин. — Абыстайның мәдрәсә бинасында да, гадәти яшәештә дә бертөрле — ипле, тыйнак, әдәпле булуы мәҗбүри. Мулла булсынмы, абыстаймы, психология фәнен белү кирәк. Без — тәрбиячеләр. Һәр шәкертне йөрәгең аша үткәр. Өлкәннәрне бертуган абый-апаңдай сыман кабул ит. Шул очракта гына уңышка ирешергә, чын әхлак-әдәп тәрбияләргә мөмкин». Мәүлемҗан хәзрәт яшь буын вәкилләрен дә укырга чакырды. Мәдрәсә җитәкчелеге халкыбыз гореф-гадәтләрен, ана телебезне күз карасыдай саклауга зур игътибар бирә. Әмма җәмгыятьтәге телләргә кагылышлы мәсьәләләрне дә истән чыгармый. Биредә дәресләр дүрт телдә укытыла.
... Тәнзилә Шәкүрова белән әңгәмәләшәбез. Баулы районы Уба авылыннан ул. Хаклы ялгача һөнәре — хисапчы. «Вакыты җиткәч, Аллаһы Тәгалә адәм баласын дингә үзе китерәдер, димен. 48 яшьтә идем, Зает мәчетенә килдем. Иң беренче сабакларны Рәйхана ханымда алдым. Әлифне таяк дип тә белми идем... Дүрт ел хөрмәтле остазымда укыгач, мәдрәсәгә юлландым. Биш ел буе гыйлем тупладым. Инде менә кулымда диплом. Аллага шөкер!»
Янә бер әңгәмәдәшем — Гүзәл Мөхәммәтьярова. Кырмыскалы районы Карлыманбаш авылы вәкиле. Читтән торып уку бүлегенең өченче курсында. «Мәдрәсәдә нык ошый. Гел санаторийдагы кебек. Бөтен җитәкчеләргә, укытучыларга, пешекчеләргә, җыештыручыларга рәхмәт әйтәсе килә».
«Бер рәхмәт мең михнәттән коткарыр», ди халык мәкале. Иншаллаһ, шулай булсын. Мәдрәсәдә гыйлем эстәүчеләр бермә-бер артсын. Сөекле Ватаныбызда иминлек, тынычлык хакимлек итсен. Илебез, халкыбыз-милләтебез мәнфәгатендә мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр кылырга язсын!
Игътибар! Агымдагы уку елында мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган 53 шәкерткә дипломнар тапшырылды. Ә инде 12 июньнән август ахырынача «Нурул-Ислам» мәдрәсәсенең көндезге бүлегенә студентлар кабул ителә. Рәхим итегез. Барча бүлекләрдә дә уку түләүсез!
С. ГАРИФУЛЛИНА, автор фотосы.

Читайте нас: