«Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә тантаналы вакыйга — читтән торып уку бүлегенең өченче курсын тәмамлап, уңышлы имтихан тоткан 16 ир-егеткә диплом тапшырыла.
Өч ел дәвамында тырышып белем үрләрен яулаулары бушка китмәде. Инде үзләре үк сабак бирергә хокуклы. Алда җитди, катлаулы вазыйфалар башкаруга бәйле тормыш көтә аларны. Дулкынланмый мөмкин түгел: халык ышанычын, остазлары өметен аклый алырлармы, көндәлек мәшәкатьләр алдында каушап калмаслармы?
... Имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин һәммәсен тантаналы чара уңаеннан тәбрикли. «Шөкер, үтә тәртипле төркем булдыгыз, — ди ул. — Бүген сезнең өчен бәхетле һәм дә җаваплы көн. Чөнки кулга диплом алу белән эш төгәлләнми. «Гыйлемнең дәвамлы булуы хәерле», ди Мөхәммәт Пәйгамбәребез (с. г. в.). Халык сезгә карап үрнәк ала, дин юлындагылар турында фикер йөртә. Онытмагыз шул хакта! Теләге булганнар исә белемнәрен Уфа шәһәрендәге Русия ислам университетында читтән торып дәвам итә ала».
Тантана сәбәпчеләренә дипломнар тапшырыла. Яшьләре, һөнәрләре төрлечә аларның. Әмма максатлары уртак — имам-хатыйб, мөгаллим вазыйфасында мәхәлләгә хезмәт итү, якташлары арасында агарту-яктырту эшен алып бару, изге юлга өндәү. Уңышлар насыйп әйләсен авыр хезмәтләрендә. Мәчетләребез нуры булып, кешеләрне шифалы догалары, вәгазьләре белән сафландырырга, сәламәтләндерергә язсын.
«Язгы сессиядә 50 кеше белем алды, — ди Мәүлемҗан хәзрәт. — Гыйлем дәрәҗәләренә карап, ир-егетләр дүрт төркемгә бүленде. Шәкертләребез — республика районнарыннан, күрше Татарстаннан, Ырымбур өлкәсеннән. Уку белән беррәттән гамәли дәресләргә зур игътибар бирелде. Мисалга, азан әйтеп карау, никах уку, исем кушу кебек гамәлләр күрсәтелде. Шулай ук берничә дәрес дәвамында Коръән аятьләре, җиде азан белән өшкерү серләренә төшендердек. Сабак биргәндә, вәгазь укыганда Коръән, Мөхәммәт Пәйгамбәребез (с. г. в.) сөннәте, ата-бабаларыбыздан мирас булып килгән гореф-гадәтләрдән аерылмауның мөһимлегенә басым ясарга омтылабыз. Мөселман исеме, киеме, теле саклану зарур. Кызганычка каршы, яшьләргә күп мәгълүматны урысчага тәрҗемә итеп аңлатырга мәҗбүрбез. Ә бит халыкка вәгазьне саф ана телендә сөйләү мотлак. Гыйлем эстәүчеләргә шул хакыйкатьне җиткезергә тырышабыз да инде. Гомумән, имам-хатыйб һәрьяклап үрнәкле булырга тиеш. Тышкы кыяфәте белән дә, эчке халәте белән дә... Тискәре гамәлләрдән вакытында ваз кичү, тәүбә итү мәҗбүри. Гомер буе үз өстеңдә эшләргә, камилләшергә кирәк, дигәнне аңлата бу. Сөенечкә каршы, бездә укып чыкканнар арасында инсафлы, өлгеле хәзрәтләр җитәрлек. Мисалга, узган елларда укуларын тәмамлаган имамнардан — Шаран районы мәчетендә хезмәт куйган Нурислам, Зөфәр хәзрәтләр. Хәер, санап китсәң, алар бихисап. Ихтирам-хөрмәткә лаеклылар. Әйткәндәй, имамлыкка укырга мотлак район имам мөхтәсибе юлламасы буенча алабыз. Вакыты чикләнмәгән лицензия нигезендә имам-хатыйблар, мөгаллимәләр, ислам нигезләрен укытучыларны әзерләп чыгарабыз. Имамлыкка исә җирле халык соравы буенча Үзәк Диния Нәзараты билгели. Һәммәсе дә кеше мәнфәгатендә эшләнелә. Ә инде уңай яктан танылу, мәхәллә ихтирамын яулау башлыча дин әһеленең үзеннән тора. Халык белән бергә булырга кирәк!»
Әйе, имам-хатыйб дәрәҗәсе аеруча ныклылык, рухи көч таләп итә. Дин юлына аяк басканнар моны яхшы аңлыйдыр, мөгаен. Имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт, мәдрәсә ректоры Айнур хәзрәт, Габбас, Фәнил, Зифкать һәм дә Илнур хәзрәтләр җитәкчелегендә алган гыйлем бу җәһәттән зур ярдәм, терәк ич аларга.
Ир-атлар өчен читтән торып уку бүлегендә чираттагы дәресләр агымдагы елның ноябрь башында көтелә. Сер итеп әйтик, байтак кызыклы, фәһемле яңалыклар да булмакчы. Шуларның берсе - чалма бәйләү буенча осталык дәресләре. Апрель аенда язгы сессиягә килүче хатын-кызларны - мөгаллимәләрне дә кул эшләре остаханәсе көтә. Хәер, бөтенесен дә берьюлы ачып салмыйк әле. Мөселман өчен иң күркәм сыйфатларның берсе сабырлык икәнлеген онытмыйк.
Искәрмә: агымдагы уку елында мәдрәсәне уңышлы тәмамлаучы, барлыгы 52 шәкерткә диплом тапшыру күзаллана.