Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Һәр көнне игелек кыл

Дөнья йөзендә бик күп төрле диннәр бар. Алар яшәүгә көч-куәт, киләчәккә ышаныч бирүе белән мөһим. Күңелендә изгелек, шәфкатьлелек чаткылары булган кеше нинди милләттә, нинди диндә булуына карамый, игелекле гамәлләре белән тирә-юньне матурлый.

Дөнья йөзендә бик күп төрле диннәр бар. Алар яшәүгә көч-куәт, киләчәккә ышаныч бирүе белән мөһим. Күңелендә изгелек, шәфкатьлелек чаткылары булган кеше нинди милләттә, нинди диндә булуына карамый, игелекле гамәлләре белән тирә-юньне матурлый.
Февраль аенда Халыклар дуслыгы йорты көче белән «Изгелек» социаль үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен фәһемле чара оештырылды. Малайлар-кызлар тәрбияче апалары — Ольга Вәлиева белән «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсе һәм изге Сергий Радонежский чиркәвенә сәяхәт кылды. Балалар
зур кызыксыну белән Ислам, христиан мәдәниятләрен, шушы диннәргә хас тәртип-кагыйдәләрне өйрәнде. Мәдрәсәдә имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт экскурсия үткәрде. Яшь кунаклар Коръән уку дәресләрендә булды, дин һәм белем учагының эшчәнлеген якыннанрак өйрәнде. Ахырдан балалар бәйрәм ашы белән сыйланды, истәлекле бүләкләр дә алды.
Изге Сергий Радонежский чиркәвендә аларны Ксения анакай каршылады. Ксения Владимировна һәр баланың исеме нәрсә аңлатуы һәм аларның изге яклаучылары турында бәян итте. Арытаба Александр атакай гыйбадәт кылды. Малайлар-кызлар аш бүлмәсендә коймак пешерү серләренә дә төшенде. Чиркәү хезмәткәрләре аларга тәмле бүләкләр, китаплар өләште.
Балаларга күркәм чара оештыручыларның һәммәсенә дә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Игелекле гамәлләрегез өчен Аллаһы Тәгалә сезгә әҗер-савапларын бирсен, барча эшләрегез уң булсын!

Читайте нас: