Сәламәтлек — Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә биргән зур бүләге.
Мөхтәрәм газиз дин кардәшләрем! Сәламәтлек — Аллаһының кешеләргә биргән зур бүләге. Безгә исә бу байлыкны саклау кирәк. Тәнгә зарар китерә торган (исерткечләр, тәмәке һ. б.) әйберләрдән ерак тору һәрбер мөселманның бурычы.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в) «Иртән сау-сәләмәт, имин һәм ризыгы булган хәлдә уянган кеше бөтен дөньяга ия», — дигән.
Хикмәт ияләре, тәнендә сәламәтлек, күңелендә тынычлык, өстәлендә мул ризык булган кеше яшәүдән туймас диләр. Иң кадерле әйбер ул — саулык. Әйе, сәламәтлек кайчак какшап китә, Аллаһы кешене сынар өчен сырхау-авыру бирә. Без ул очракта хәләл дәвалану юлларын эзләргә тиеш. Әлбәттә иң тәүдә табибка күренү кирәк. Иң яхшы һәм нәтиҗәле дәваларның берсе — Аллаһның шифалы сүзләре, Коръәни Кәримдер. Бик күпләр чиргә дәваны чит илләрдән эзли башлады, ә нәтиҗә алар көткәнчә түгел. Алар бөтен игътибарны заманча дәвалау ысулларына (төрле җайланмалар, кыйбатлы дарулар һ. б.) гына юнәлтте. Бу кешеләр Аллаһыга иман китерү, изге Коръән, Аллаһының зикере һәм догалар белән булган дәвалау ысулларыннан бөтенләй хәбәрсез иде, гәрчә бу нәрсәләр бик күп психик һәм физиологик чирләрдән сакласа да. Авырган очракта да, бу ысулларны куллану тиз һәм уңай нәтиҗәләргә китерә. Моңа дәлил итеп, көчле иманлы мөселманның, гадәттә, психик авыруларга дучар булмавын китерергә була. Аңа җан тынычлыгы һәм күңел көрлеге хас. Авырган очракта да, ул иң элек, Коръәндә һәм Пәйгамбәребезнең Сөннәтендә зикер ителгән дәва ысулларына мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, мөселман кешесе, бөтен дәва ысулларын кулланып, ике дөньяда да Ходайның рәхмәтенә лаек була.
Аллаһыга иман китермәгән кешеләр тормыштагы бөтен нәрсәнең Аның тәкъдире белән булуын аңламый. Шуңа күрә алар үзләрен тулаем Аллаһының ихтыярына тапшыралмый. Нәтиҗәдә, бөтен тормышлары үкенеч, курку, тынычсызлыктан тора. Мондый хәлдә организм вакытыннан элек таушала, тиз картая һәм төрле авыруларга каршы тора алмый башлый. Җан тынычсызлыгы, борчу, куркулар кешенең сәламәтлегенә җимергеч йогынты ясый, нерв чире барлыкка килә.
Пәйгамбәребез (с. г. в) догалары белән өшкерү күпкә нәтиҗәлерәк. Өшкерү сүзләре «Аллаһ» һәм Аның исем сыйфатларыннан торырга тиеш. Шулай ук авыру кешенең колагына азан әйтү дә файдалы. Халык арасында 7 азан булгач 7 бабай булырга тиеш дигән ялгыш фикер йөри. Өшкерү вакытында гадәттә Коръән Кәримне, азанны матур укучы берәү укый, башкалар кулларында Коръән тотып карап бара. 7 урында 7 тапкыр азан әйтә, менә шул инде 7 азан дип атала. 7 тапкыр барыргамы дип соручыларга болай җавап бирелә: табибка бер тапкыр барып сиңа дәвасын дөрес билгеләсә, син бит аңа күп тапкыр бармыйсың, биредә дә бер бару белән сихәтләнгәнеңне сизсәң, 7 тапкыр бару тиешле түгел. Әлбәттә, 40 тапкырга кадәр барырга галимнәр рөхсәт итә, нәтиҗәсе уңай булганчы.
Өшкерү сүзләре әдәби гарәп телендә, тирә-яктагыларга аңлаешлы булырга, алар тыелган һәм Исламда тәҗрибә кылынмый торган рәвештә булмаска тиеш. Мәсәлән, пычрак урыннарда һәм каберстанда укырга ярамый. Өшкерүче дә, өшкертүче дә пакь халәттә булырга тиеш. Өшкерүче сихерче, күрәзәче һәм тылсымчы булалмый, аның дин тотучы кеше булуы зарур. Пәйгамбәребез (с. г. в): «Кем күрәзәчегә барып, аннан берәр нәрсә сораса, шуның 40 көн намазы кабул булмас», — диде.
Өшкерү вакытында тыелган билгеләр кулланырга ярамый (фото һ. б.). Гөнаһлар йөрәккә агу кебек тәэсир итә, алардан тәүбә итү йөрәк чиренә китерә торган яман сәбәпләрне бетерә.
Коръән Кәрим аятьләре укып, 7 азан белән өшкерү — ул борын-борыннан килгән дәвалау ысулы. Мин шәкерт вакытымда (1990-1992 елларда) Уфада Тукай урамындагы мәчеттә Касыйм һәм Нурмөхәмәд хәзрәтләрнең, соңыннан Төрекмән авылыннан Әхмәтшәхид хаҗи Әхмәтшинның, Казан шәһәрендә Шамил мәчетендә Мәхмүт хәзрәтләрнең өшкергәннәрен үзем күрдем. Бу күркәм гамәл бүгенге көндә мәдрәсәбездә, Төрекмән авылы мәчетендә, шулай ук Иске Туймазы авылы мәчетләрендә башкарыла. Аллаһка шөкер, инде ничәмә еллар мәдрәсәбездә һәр көн 12.00 сәгатьтә Коръән Кәрим укып, 7 азан әйтеп дәвалау үткәрелә. 7 азанга йөреп савыккан кардәшләребезнең сәламәтләнүен күреп, ишетеп сөенәбез.
Күңелгә иң файдалы азык ул — иман, иң файдалы дәва — Коръән дәвасы. 7 азанга килүчеләргә берничә киңәш бирәсем килә: шифаны фәкать Аллаһыдан дип белеп килү; иман китерү, яисә яңарту; госел коенып килү; хәрам ризыклар кулланмау; өшкертергә чишмә, яисә кибеттән газсыз су, үзең яраткан ризыкларны алып килү; гөнаһлардан тәүбә итү; динебез кушканча киенеп килү. Садаканы күрсәтмичә мәчет-мәдрәсәләр файдасына тапшыруны киңәш итәм, чөнки пәйгамбәребез Мөхәмәд (с. г. в) бер хәдисендә: «Уң кул садака биргәнне сул кул да белмәсен», — диде.