Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Гыйлем бирер күңел рәхәтлеге

«Һәр җәмгыять кешесе үзенең рухи үсеше, белем камиллеге өчен җаваплы». Бөек язучы, гыйлем иясе Н. Чернышевский сүзләре бүген дә әһәмиятен югалтмый. Киресенчә, әлеге фикернең үзкыйммәте арта гына төшә.

«Һәр җәмгыять кешесе үзенең рухи үсеше, белем камиллеге өчен җаваплы». Бөек язучы, гыйлем иясе Н. Чернышевский сүзләре бүген дә әһәмиятен югалтмый. Киресенчә, әлеге фикернең үзкыйммәте арта гына төшә.
Бу хакыйкатьне дин юлындагылар аеруча тирәнтен аңлый. Мөмкинлек туган саен гыйлем эстәү форсатыннан файдаланып калырга тырыша. «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсендә дә белемгә ия булырга теләгәннәр агымы өзелми. «Шунысы куанычлы, — ди имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин, — читтән торып уку бүлегенә дә теләп килә шәкертләр. 2007 елда ук әлеге төр укытуга дәүләт лицензиясе алган идек. Шул вакытта документны рәсмиләштерүче хезмәткәрләр сорыйсы итте: «Ир-атлар гына белем алачакмы, хатын-кызларга да ярыймы?» Җавапны Мөхәммәт Пәйгамбәребез (с. г. в.) хәдисендә алырга мөмкин: «Гыйлем өйрәнү ир-атка да, хатын-кызга да фарыз». Шул рәвешле Аллаһының рәхмәте белән башлап җибәрдек эшне. Бүгенге көндә имам-хатыйблар, мөгаллимәләр, ислам нигезләрен укытучыларны әзерлибез.
Шөкер, быел да республиканың төрле районнарыннан, күрше Татарстаннан, Ырымбур өлкәсеннән 66 хатын-кыз килде. Белем дәрәҗәләренә карап, дүрт төркемгә бүлдек үзләрен. Беренче курстагылар исә үзләре ике төркем тәшкил итә. Кемдер бераз хәреф таный, кемдер юк, дигәндәй... Иң авыры — Коръән Кәримне дөрес, тәҗвид белән укырга өйрәнү. Монысы инде икенче курстагылар бурычы. Өченчеләр алган гыйлемен камилләштерү өстендә ныкышмалы эшли. Коръәннән зур булмаган сурәләр уку, намаз, тәһарат алу тәртибен ныгыту, башка мөһим мәсьәләләр... Башкаларга сабак бирердәй дипломлы мөгаллимәләр шул өченче баскычтан соң чыгарыла. Дүртенче төркемдәге 20 кеше агымдагы уку елында дипломга ия булачак. Имам нурын иңдерү, халык арасында аңлату эше алып бару вазифасы йөкләтелә хөрмәтле ханымнарга».


Сорауларга алыйк төпле җавап
Уку барышында еш кына четерекле сораулар калкып чыгучан. Мәсәлән, Мәүлид ае, аның дәлилләре һәм дә кичәсе турында мәгълүмат. Гомумән әдәп, әхлак, шәригать кануннарына бәйле сораулар. Яисә кеше вафатыннан соң килеп туган катлаулы хәлләр. Мисалга, бакыйлыкка күчкән ире бүтән милләт вәкиленнән ди, кемдер үз-үзенә кул салып, дөнья белән бәхилләште ди... Ни рәвешле җеназа укырга, ничек җирләргә андыйларны? Көннең көнендә чишелеш көткән проблемалардан бу. Мәүлемҗан хәзрәт вәгазьләрендә һәрдаим яктыртыла килә алар.
«Дәресләрдә укыту Имам Әгъзам Әбү-Хәнифә мәзхәбе нигезендә алып барыла, — ди Мәүлемҗан хәзрәт. — Әгәр дә инде шул шартка туры килмәгән гамәлләре ачыкланса, сабак алучыга диплом бирелми. Нидән гыйбарәт соң әлеге гамәлләр? Мисалга, Мәүлид үткәрүне, сәдака таратуны, тәһлил әйтүне кире кагу; әрвахларга багышлап Коръән укуны инкарь итү; халык гореф-гадәтләренә каршы килү, һ. б. Катлаулы, буталчык заманда яшибез, мөхтәрәм кардәшләр. Аянычка каршы, җиһад төшенчәсен ялгыш аңлаучылар, тормышта хәтта ки сугышка өндәүчеләр дә юк түгел. Чынында исә җиһад — үз кимчелекләреңне бетерү, нәфсеңә хуҗа булу дигән сүз ул. Мөхәммәт Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйткән: «Иң олы җиһад — үзеңнең нәфсең белән көрәш», дигән. Шулай икән, безнең максат — ир-ат төркеме булсынмы ул, хатын-кызлармы, Ислам динен хак-дөрес аңлатучы, төшендерүче, хөкүмәт закончалыгын бозмыйча, радикаль юнәлешкә кермичә, алтын урталыкны сакларга омтылучы укытучылар тәрбияләү. Мәгълүм ки, дәүләт башлыкларыбыз традицион диннәргә рухи, матди ярдәм күрсәтергә тырыша. Рухи ярдәм кайчак күпкә әһәмиятлерәк тә әле! Шөкер, яңадан-яңа мәчетләребез калкып чыга, имин гомер кичерәбез. Булганына шөкерана кылыйк, халык мәнфәгатендә изге эшләр башкарырга омтылыйк, җәмәгать».
Сүз дә юк, булачак мөгаллим-мөгаллимәләр алдында җитди бурыч тора — имтиханнарны уңышлы тотып, кулга диплом алып, халыкка хезмәт итү, олысын-кечесен әдәпкә өндәү. Мәдрәсә җитәкчелеге бу җәһәттән зур өметләр баглый. «Җәмгыятьтә гүзәл затның динле булуы аеруча мөһим, — ди хәзрәт. — Хатын-кыз тәү нәүбәттә — Ана. Сабыйларын да әдәп-әхлак кануннарында тәрбияләсен әни кеше. Ә инде гыйлемле мөгаллимәләр урынлы киңәшләре, үгет-нәсихәте белән ярдәмгә киләчәк».
Укырга килүчеләр өчен бар уңай шартлар булдырылган. Урын-ятак, аш-су әзер. Һәр җирдә чисталык хөкем сөрә. Әйткәндәй, ашханәдә күпюнәлешле колледж шәкертләре практика уза, эш рәвешенә күнегә.
Дәресләрдә мәшгуль гүзәл затларның кайберләре белән танышып китик. «Беренчеләр»дән башлыйк. Асия Әмируллина Нефтекамадан.
Гомерлеккә сайлаган һөнәре — рәссам, сәнгать белгече. Биектау авылы, Дүртөйле мәчетләрен нәкышлап бизәгән. Әлеге эшкә бар сәләтен баглаган. Күпсанлы фотосурәтләр шаһит моңа. Дингә әти-әнисе үрнәгендә тартылган Асия. Гарәп хәрефләрен башлыча үзлегеннән өйрәнгән. «Рәссамга хас образлы, тасвирлы фикерләү ярдәм итә», ди ул. Мәдрәсәгә килүенең максаты — белем кимәлен арттыру, тормыш тәҗрибәсен тиешенчә куллану.
Рәйсә Мусина Илеш районының Аккүз авылыннан. Хаклы ялга чыкканга кадәр фельдшер булган. «Бәләкәй чакта үтә дини картай (дәү әни) тәэсире булмый калмагандыр, — ди әңгәмәдәшем. — Шәхсән үзем дингә 1990нчы еллар башында килдем. Китаплар укып, үзлегемнән догалар ятлап, намаз уку тәртибен өйрәндем. Шөкер, авылыбызда мәчет төзелде. Җомга намазына хәләлем белән бергәләп йөрибез. Яркәй мәчете хәзрәтләре дә сабак бирә... Монда килүемә сөенеп туялмыйм. Гарәпчә дөрес итеп укырга өйрәнергә теләгем. Арытаба авылда сабыйларны укытыр идем. Кечкенәдән дини гыйлем бирергә кирәк, минемчә. Оныкларыма да төп сурәләрне өйрәтергә тырышам. Дингә басуымның сәбәбе — тормышта ныклы таяныч эзләү. Шул туры юлдан киләчәктә дә атларга исәп».
«Серафимнанмын, — дип таныштыра үзе белән Люция Шалагина. — Пенсиягә хәтле инженер-икътисадчы булып эшләдем. Бәхетемә, балаларым да, оныкларым да дин юлындалар. Улым Руслан Илшат хәзрәттә укыды, әле бистә мәчетендә имам булып тора. Мине дә дингә өндәде. Мәдрәсәгә Илшат хәзрәт юлламасында килдем. Намазны дөрес итеп, шартын туры китереп укырга өйрәнергә ниятем. Динлелек — акылы-зиһене төгәл һәркемнең изге бурычы, дигән уйдамын. Аеруча яшьләр өчен мөһим бу». Сөйләшү барышында Люция ханым янә бер күркәм ягы белән ачылды — хуҗасыз калган хайваннарны кайгырта ул. «Кыерсытмагыз шул бичараларны, зинһар, кешеләр!», дип мөрәҗәгать итә гәзит аша Л. Шалагина.
Гомум алганда, «беренчеләр» уку шартларыннан ифрат канәгать икән. Алсу мөгаллимә күңелләренә хуш килгән. «Яшь кенә булса да, төпле белем бирә, бик акыллы», диләр. Мәдрәсә җитәкчелегенә рәхмәтлеләр. Мәүлемҗан хәзрәт вәгазьләрен кинәнеп тыңлыйлар, өлгерлегенә таң калалар икән... Бердәнбер теләкләре — дини уку йортына мөмкин кадәр күбрәк иганәчеләр ярдәмләшсә, барысы өчен дә яхшыга гына булыр иде.

Чын остазда гыйлем алу мотлак
2нче курстагылар белән әңгәмә корабыз. Һидая Шиһапова, Бакалы районы Яңа Катай авылыннан. Мәдрәсәгә икенче елын килүе. Тормыш иптәше дә биредә укып чыккан. Балалары, оныклары да намаздалар. Һидая ханым һөнәре буенча мәдәният хезмәткәре. Дингә аяк басуына кагылышлы гыйбрәтле хәлләр белән уртаклашты ул. «Кечкенәдән уразадагы әти-әнигә ияреп, сәхәргә тора идек. «Оеткы» шул мәлләрдә салынгандыр, мөгаен. Аннан ары — дөнья көтү мәшәкате. 2011 еллар тирәсе булгандыр, каты авырып, хастаханәгә эләктем. Чит илдә укып кайткан бер хәзрәт тә дәваланып ятты анда. Ул безгә вәгазьләр укыды, сорауларыбызга җавап бирде. Зур этәргеч булды бу очрашу минем өчен... Авылыбызда хәзер ике мәчет эшли. Дин гыйлеме тәэсирендә адәм баласы ачыла гына төшә. Хаҗ кылу бәхете дә насыйп булды миң. Авыр гыйбадәт, әмма күңелем белән һаман шундамын, тагын барасы килеп кенә тора! Ниятем — балаларга гыйлем бирү. Әлеге вакытта олыларны укытам. Чынлап дингә килү кирәк адәм баласына. Әминә абыстай, Азалия мөгаллимәгә рәхмәт әйтергә телим, нык тырышалар безнең өчен. Укуымны дәвам итәргә, өченче курсны «җиңәргә» дә теләк зурдан. Тормышка ашар, дип өметләнәм».
Рауза Латыйпова Илеш районы Татар-Менеуз авылыннан. Пенсиягәчә хисапчы булган. Чыгышы белән Хәйбулла якларыннан. 2015 елда туганы «Шәҗәрә» китабын бүләк итә аңа. Шул чакта үзе өчен ачыш ясый ханым: Мамбәтовлар нәселеннән булган әтисе, картәтисе муллалар икән ләбаса! «90нчы еллар ахырында мин дә догалар ятларга керештем, — ди әңгәмәдәшем. — Авылда әле мәчет төзелмәгән, кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белгән юк... Бәхетемә, бик дини бер апа ярдәмләште. Аның рәхмәтендә изге юлга бастым. Беренче намазымны укыгач, шатлыгымнан очып йөрдем! Инде пенсиягә чыккач, ныклап укырга керештем. Иптәшем дә хуплый хәзер, каршы килми. Мәдрәсәгә Яркәй мәчетеннән җибәрделәр мине. Шунда ук икенче курска алдылар. Сабакташларым арасында чын «йолдызлар» да юк түгел. Күп беләләр, аңламаганны төшенергә булышалар. Мөгаллимәләр турында әйтмим дә, нурлар сирпелә үзләреннән! Әйе, чын остазлардан гыйлем алу бөтенләй башка хәл инде ул».

Могҗизалар адым саен
Менә 3нче курста белем алучылар да. Туймазылы Гөлсинә Кәримова белән гапләшәбез. «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсенә килгәнче, Туймазыда, Урыссу мәдрәсәсендә гыйлем эстәгән элеккеге инженер. «Җәмгысы ун елга тула уку дәверем», ди ханым. Нәсел җепләре дә үтә гыйлемле ата-бабаларына барып тоташа аның. «Дин югалмый, — дигән фикердә ул. — Туганнар, бала-оныклар бүген дә шул тугры юлда... Аллага шөкер, инде үзем мөгаллимә. Райман авылы мәчетендә алты кешегә сабак бирәм. Башкаларны укыту бик ошый миңа. Арытаба белемнәрен арттырырга «Нуруль-Ислам»га килерләр, димен».
Күп укыган саен белем кимәле ифрат сай сыман тоела башлый адәми затка. «Байтак нәрсәләрне бөтенләй белмибез икән, — ди Гөлсинә ханым да. — Заһидә мөгаллимә яхшылап аңлата. Вәгазьләрне исебез китеп тыңлыйбыз. Дөрес итеп гомер кичерәсе килә... Хәер, «Бәкара» сурәсендә хак яшәү турында әйтелгән һәммәсе дә. Яшьләргә җентекләп укырга киңәш бирер идем. Байтак ялгышлыклардан саклый дин гыйлеме».
Элеккеге балалар бакчасы тәрбиячесен дә очратырга насыйп булды 3нче курстагылар арасында. Бу ханым шактый гомерен Уфада яшәгән икән. Әнисен тәрбияләү максатында Туймазыга кайткан. «93 яшендә гүр иясе булды газизем, — ди Зилә Муллаголова. — Гел дин юлында булган Фәүзия апам — мөгаллимә. Вакыты җитмәгәнгәдер, үгет-нәсихәтләренә каршы килә идем апаның. Кисәк борылыш Коръән ашларының берсендә Гали хәзрәт, аның җәмәгате белән танышудан соң булды ахрысы. «Родина» кинотеатрында оештырылган укуларга йөри башладым. Авырга туры килде тәүдә. Ярый апам ярдәмнән ташламады.
Тагын да тулырак гыйлем алу теләге тынгы бирмәде шулай да. Узган ел тәвәккәлләдем, Октябрьский мәдрәсәсенә юнәлдем... Икенче курска алдылар. Быел менә өченчедәмен. Хаталар һаман җитәрлек әле, укырга да укырга. Бик канәгатьмен. Дәресләрдә арып-талып та өлгермибез, бик кызыклы, файдалы уза вакыт!».
Зилә ханымның үз шәкерте дә бар икән. «82 яшьлек бер апа хәрефләр өйрәтүне үтенә бит. Алынырга туры килде. Ай-һай, бигрәк кыен икән ул башка кешене укыту! Шөкер, башлангыч салдык. Хәзер апабыз сабагын мәчеттә дәвам итә». Күршеләрен дә изге юлга өнди Муллаголова, каенсеңлесен дә күндерүгә ирешкән. «Килен-кияүләр урыслар, — ди ул. — Әмма оныгым минем үрнәккә иярә. Догалар өйрәндек үзе белән. Укырга теләге зурдан... Дин юлына керү хикмәтен сүз белән генә аңлатып булмый бит ул. Могҗизалар адым саен. Теләкләр дә кабул була».
Әйткәндәй, сәхнә кешесен хәтерләтә әңгәмәдәшем. «Родина»дагы «Асылъяр» фольклор ансамблендә шөгыльләнгән икән. «Җырлау тавыш өчен сихәтле. Догалар укыганда нык сизелә, — ди Зилә ханым. — Тик бүген минем өчен иң әһәмиятлесе — белемгә ия булу».

Исемең матур, кемнәр куйган...
Чыгарылыш төркеменә күчәбез. Дүртенче курстагыларның максатлары инде анык, тормышта нәрсә теләгәннәрен тәгаен аңларга сәләтлеләр. Роза Якупова, мәсәлән. Чакмагыш районы Мөтрә-Әюп авылыннан. Гомерлек һөнәре — физика, математика укытучысы. Ни рәвешле Ислам тәгълиматларын өйрәнергә кереште икән педагог? «Картинәй Коръән укый иде. Сабыйларга исем куша, кешеләргә нихак та укый.
Миңа Роза (Рауза) исемен дә ул кушкан. Фарсычадан «ураза» дигәнне аңлата. Картинәй вафатыннан соң намазга әнием басты. Мин инде гарәп әлифбасын пенсиядән соң үзләштерергә тотындым. Үзебездә мәчет булмау сәбәпле, Уфадагы «Ләлә-Тюльпан» мәчетенә сабакка йөрдем. Арытаба Урыссу мәдрәсәсендә укуымны дәвам иттем, аны кызыл дипломга тәмамладым. Белем дәрәҗәмне камилләштерү ниятендә былтыр «Нуруль-Ислам»га килдем. Өченче курсны Әминә, Нурия остазлар җитәкчелегендә укыдым. Быел менә тагын килеп җиттем. Староста итеп куйдылар әле үземне... Фикх, тәҗвид; гарәпчә язу-сөйләм буенча белемне арттырабыз. Кулга алтын ачкыч тоттырган кебек мондагы остазлар. Дәресләр тиз узып китә, сизмибез дә. Өй эшләрен бергәләп үтибез, бер-беребезгә булышабыз. Гыйлемне мөмкин кадәр күбрәк, мулрак туплап каласы килә... Вәгазьләр нык ошый. Хәзрәт урынлы кисәтә, дөрес юнәлеш бирә. Шул ук вакытта безне шаяртып, көлдереп алырга да өлгерә. Җитезлеге, булдыклылыгы өчен «терекөмеш» дип йөртәм үзалдыма Мәүлемҗан хәзрәтне»...
Мәгълүм ки, укытучы кеше гомер бакый белемгә сусаучан, яңадан-яңа үрләр яуларга омтылучан. Әлеге күркәм гадәт шәкертләренә дә күчә. Роза ханымның элеккеге укучылары арасында да дингә килгәннәре бар. Иң әһәмиятлесе — туры юлдан тайпылмау, ниятләгәнне гамәлгә ашыруда бөтен тырышлыгыңны кую, дигән киңәшен бирә педагог. «Исламда булуым белән чиксез бәхетлемен. Гомереңдә Хаҗ гамәле кылу да зур шатлык. Динеңне дәвам итү, гыйлемеңне арттыру билгесе бит ул, — ди Роза ханым. — Ахирәт белән әлеге дөньяны тигез күрә-таный белү зарур».

«Даими эзләнүләр юлында булу мәҗбүри»
«Башкача мөмкин дә түгел, — ди Әминә абыстай. — Апалар ифрат белемле, хәбәрдар хәзер, кайбер сорауларына тиз генә җавап та бирмәссең. Төрле китапларга, белешмәләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Дин өлкәсендә шулай бит ул: һәр китергән мисалың дәлилле булырга тиеш. Кайсы дин галиме кайчан, кайда, ничек дип әйткән, шуңа таянып, төгәл итеп аңлату мөһим. Шәхсән үзем бөтен курсларда да укытам. Апаларның байтагы белән танышмын. Тырышлар, әдәплеләр, олы тормыш тәҗрибәсе туплап килгәннәр. Очраклы кешеләр юк монда... Курсларда яшь мөгаллимәләрнең сабак бирүе аеруча отышлы хәл, минемчә, чөнки аларның хәтерләре әле бик яхшы, ялгышмыйлар, дөп-дөрес итеп укыталар. Әйткәндәй, яшь кеше Коръәнне ярты елда өйрәнә ала. Өлкәннәргә кыенрак, әлбәттә. Тик үҗәтлек барысын да җиңә бит ул. Теләк кенә булсын». Сүз уңаеннан, Әминә абыстай үзе дә белем үрләрен яулавыннан туктамый. Мәдрәсәне, Русия Ислам университетын тәмамлаган. Бүгенге көндә читтән торып БДУның психология факультетында укый. «Төрле яшьтәге, холык-фигыльдәге шәкертләр белән аралашканда зур ярдәм психология фәне», ди.
Заһидә мөгаллимә дә һәрьяклап камилләшү ягында. «Программа үзгәрде, шуңа күрә апалар сабакны төрле укытучылардан ала хәзер, — ди ул. — Укучыларыбызның әзерлек дәрәҗәләре төрлечә, гадәттә әлифба, тәҗвид кагыйдәләре кыенрак бирелә... Тормышта еш очрап торган вакыйгаларга кагылышлы сорауларга тулы җавап көтә апалар. Җентекле әзерләнергә туры килә. Мәдрәсәдә махсус әдәбият җитәрлек, Интернетка да таянабыз. Хәзрәткә гел мөрәҗәгать итеп, киңәшләшеп торабыз». Яшь кенә булуларына карамастан, Алсу һәм Азалия мөгаллимәләр дә һич сынатмый, белгәннәрен түкми-чәчми җиткезергә омтыла. Укытучы шатлыгы шәкертләренең уңышына бәйле ич. «Тәүге мәлләрдә үзеңдә кыенсыну хисе сизәсең, әлбәттә, — ди мөгаллимәләр. — Ни генә димә, бездән шактый өлкән апаларга дәрес бирәбез бит. Сәерсенеп карамаслармы, сүзебез үтәрме, дигәндәй... Сөенечкә каршы, тора-бара ул хис юкка чыга. Бер-беребезгә күнегәбез, яхшылап аңлашабыз. Чөнки максатыбыз уртак — дин гыйлеменә ия булу, хак юлдан атлау».
... Бу уңайдан бер гакыл иясенең хикмәти сүзләре хәтергә төшә. «Йөрәгем Исламда, акылны Коръәннән алам, көчем иманымда. Аллага шөкер, мин бәхетле!», дигән ул. Яшәеш мәгънәсен тирәнтен аңлаган кеше генә шулай авыз тутырып әйтә аладыр...
Читайте нас: