Бу көнне М.Хәйретдинов исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре 8нче балалар модель китапханәсе каршындагы «Башлангыч техник модельләштерү» берләшмәсе җитәкчесе Виктор Платовны чакырдылар. Техника белән мавыгучы Виктор Иванович гомер буе үзенең белемнәрен балаларга түкми-чәчми җиткерә.
Бу дуслык моннан еракта калган 1979 елда ук башлана, бу вакытта ул «Автоприбор» заводының комсомол комитеты биргән юллама белән 35нче микрорайондагы «Юность» балалар клубына килә.
Бүген аның түгәрәкләренә беренче сыйныфтан җиденче сыйныфка кадәр укучылар килә һәм алар Бөек Ватан сугышы чоры автомобильләре һәм техникасы модельләрен бик теләп ясый.
Виктор Иванович ракета төзелеше, космосны үзләштерү, йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы турында да бик күп кызыклы нәрсәләр турында ул китапханәнең нәни кунакларына аңлаешлы формада сөйләде, күренешле ярдәмлекләр буенча реактив хәрәкәт турында да мәгълүмат җиткерде. Балалар үз куллары белән кечкенә ракетаны космоска «очырганда», аларның шатлыгының чиге булмады.
Чара ахырында кунаклар космос һәм космик технологияләр турында якты, кызыклы китаплар һәм энциклопедияләр белән таныштылар, дип хәбәр иттеләр Үзәк шәһәр китапханәсендә.
Фото: vk.com/cbsokt